Предыдущая публикация
Тормыш юлын бергә башласаң да,
Беркем белми ничек буласын.
Белеп булмый кайчан аерыласын,
Кемнең алдан туктап каласын.
Язмыш картасында билгелэнгэн
Шул юллардан ничек үтәсе,
Кемгә парлы ,кемгә ялгыз гына
Ахырына барып җитәсе.
Тормыш юлын бергә башлаганда,
Башка килми ялгыз барулар.
Көтмэгэн дэ була hәммәсе дә
Барган юлда ялгыз калулар.
Язмыш картасында ниләр булса,
Шул юллардан узмый калмыйсың,
Өлешеңә тигәннәрне күрми,
Язмышлардан кача алмыйсың.
Әлфия Юсупова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19