Юк, димәгез, балым, шикәрем
Ипи булса миңа шул да җитә,
Сезгә шигырь сөйләп китәрмен.
Чакырыгыз мине чәй эчәргә,
Күчтәнәчне алып килермен
Чәкчәгенме анда, хәлвәсенме,
Ансын инде үзем белермен.
Чакырыгыз мине чәй эчәргә,
Чәе юктыр моның, димәгез
Җаныгызны килә ишетәсем,
Җылытасым килә, сөйләгез.
Үзегезне дәшәм, чәй эчәргә,
Чакырмыйча килә аласыз
Бикләндегез дуслар, читләштегез
Әллә шуннан рәхәт табасыз.
Чәйдә мени хикмәт, күңелегез
Мүкләр баскан сазлык шикелле
Йөрешмибез, килеп күрешмисез
Тәртибебез өчен икеле.
Күрше белми хәзер күрше хәлен,
Туганнар да сирәк хәл белә
Телефонда бүген кеше җаны,
Ул югалса адәм гел үлә.
Чакырыгыз мине чәй эчәргә,
Я үземә әйдә, килегез!
Гапләшүләр бергә, гомерләрне,
Озынайта шуны белегез.
Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14