Туган авылыбызның куп хормэтлэргэ лаеклы Сугыш баласы булган Шакиров Кэусэр абыйга беренче январьда 80 яшь була,1943 елда, сугышнын кызу барган еллары, авыр ачлык вакытлары дип белэбез инде без. Нурихан кызы Фэнисэ апа белэн 1968 елнын 1 маенда ойлэнешэлэр, анаргада 2 январьда 72 яшь була, икеседэ Иске Тазлар авылында туып- усеп,бер чишмә суын эчкэннэр хэм алдагы май аенда 55 ел ,зобэржэт туйлары була кулга кул тотынышып яшэулэренэ .Озак еллар энкэлэре Мэликэ эбидэ алар тэрбиясендэ булды. Ике балага гомер булэк иткэннэр.Олы балалары Айдар ойлэнеп,ике бала устереп яшэгэндэ, бу доньяны калдырып бакыйлыкка кучте,бала кайгылары да курергә насыйп булды ,алар бу авыр ачы кайгыны тыныч кына бергэ уттелэр , тынычлыгын узлэре гегэ белэ,курмэгэннэргэ курсэтмэсен диясем килэ.Айдарнын балалары кайтып торалар, Кэусэр абыйлар кулларыннан килгэнчэ элегэ тиклем ярдэмлэшеп тордылар, Айдарнын урыны ожмахта булсын. Икенче балалары Флисэ Иске Кизгән авылынын узе кебек ук унган егете Азат белэн Борайда ойлэр салып житеш тормышта яшиләр, оч бик акыллы бала устергэннэр. Кэусэр абый белэн Фэнисэ апанын уз гомеренэ бер генэ жирдэ, "Восток" колхозында эшлэп лаеклы ялга чыкканнар,бугенге кондэ биш оныклары, оч онычкалары бар. Кэусэр абыйлар бик унган кешелэр, элегэ тиклем мал белэн гомер кичерделэр,ул бакчаларга керсэн жэй коне исен китэрлек, барда рэт- рэт тип тигез, чэчэклэрдэ бар, бер чуп юк. Гомер буена куршелэр булып яшэдек,азакы хэтсез еллар бик нык аралашып яшэдек, чонки бакчаның печэнен чабып алдылар чип -чиста итеп, Кэусэр абый безнен кэртэлэрне гел карап, кагып, тозэтеп кенэ тора, шунын очен без бик рэхмэтлебез ,хормэтебез зур, сэлэмэтлек телибез. Безнен ферма очлары элек -электэн дус, тату булып яшэдек. Фэнисэ апа ул безнен "мчс 112" чын мэгнэсендэ, Голфинэ хэм Файза апаларны хэрконне хэллэрен белеп, нэрсэдер булыша, кайда дэшсэлэр шунда бара, алар икеседэ кешегэ ярдэмчел кешелэр.Кэусэр абыйнын тагын бер куркэм ягын эйтеп китэсем килэ, олы яшенэ карамастан зыяратнын бер генэ омэсеннэндэ калганы юк, вакыты булса, эче пошып китсэдэ зыяратка менеп караштырып тора, куршебез мэрхум Афтах абзыебыз шундый иде,урыны ожмахта булсын. Шулай тигезлектэ, муллыкта, балалар шатлыгын да парлап картаерга язсын , иллэр тыныч булып. Ин мохиме-- таза булыгыз.
Кэусэр абый, тагын бер тапкыр матур юбилеен белэн, алар куп еллар кабатланып торсын !!! Яна Еллар белэн!!!
Бер суз остэп утэсем килэ, мин куп еллар Кэусэр абыйны кинорежиссер Василий Шукшинга охшатам, ныклап каран эле, чынлап охшаган бит ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 53
Кэусэр абыйны юбилее белэн котлаем. Фэнисэ апа белэн хэрмэттэ яшэсеннэр!!!