Диеп сорасалар бер кабат,
Һич тә икеләнми әйтер идем
Иң тыныч җир җирдә - зыярат.
Юктыр анда донья кайгылары
Юктыр анда талаш - ызгышлар,
Барып җитми кайгы, борчылулар
Барып җитми анда сугышлар..
Анда - тынлык. Мәңгелеккә керү...
Онытылган донья хәлләре,
Бер Аллаһның хозурына кереп
Оҗмахларга күчү мәлләре...
Ә шулай да, уйламагыз берүк
Өзелде дип, мәңге аралар,
Күчсәләр дә алар бакыйлыкка
Безнекеләр булып калалар...
Күрәсездер, шунда булган чакта
Эндәшәдер кебек каберләр,
Сүзсез генә әйтәләрдер кебек :
"Кемнәр безне кайтып кадерләр?
Җитешкәндә, кайтып әйлән, туган!
Зиратыма әзрәк күз ташла,
Кеше көлкесенә калырмын бит
Каберемне, әгәр, чүп басса..."
Сорамыйлар алар. Юк. Дәшмиләр
Әмма күзгә карый ташлары,
Җир астына күчте инде диеп
Әллә оныта да башладың?
Бу дөньяда без бит кунак кына
Онытма син, әдәм баласы,
Тормыш юлы - ул мәңгелек түгел
Барыбыз да шунда барасы.
Авылыңа кайтып кергән чакта
Онытма син уңга карарга,
Донья кайгыларын куган чакта
Онытма син вакыт табарга.
Онытма син, соңгы сүрәтләре
Өмет белән карый күзеңә,
"Килеп, әзрәк сөйләш минем белән..."
Әйтәләрдер кебек үзеңә...
Кайчагында, кайтып әйлән,
БАЛАМ!
Зиратыма әзрәк күз ташла...
Кеше көлкесенә калырмын бит
Каберемне
Әгәр
Чүп
Басса.......
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Но авторы язылмаган шул....
Дөньяны шау итеп йөргәннәр.
Бик яшьли авылдан кузгалып,
Дөньяны хыялга төргәннәр.
Әтиләр озатып йөрмәгән,
Әниләр кайданы белмәгән.
Бер атна, икене торамы,
Баладан хәбәрләр килмәгән.
Кесәдә биш тәңкә - бар байлык,
Юлына, ашарга, яшәргә.
Чыгарып җибәргән аналар,
Үзе дә күрмәгән шәһәргә.
Кулына янчыгын тоттырган,
Тутырган, сыйдыра алганын.
Әле дә онытмыйм,әнинең
Кул болгап,озатып калганын.
Без дә бит кадерле булганбыз,
Башкача булмаган берничек...
Арбасы калмаган, чанасы
Исән-сау йөргәнбез, без ничек? Барыбыз бер төрле - киемнәр
Ападан, абыйдан калганы.
Чиратлап киелгән рәешкә-
Бик сирәк яңадан алганы.
Яшәеш - бер тулай торакта,
Өйрәнгән дөньяны көтәргә.
Шул мәктәп булыша хәзер дә,
Тормышның юлларын үтәргә.
Без дә бит студент булганбыз,
Әле дә сагына күңелем.
Уйга да кертмәдек, яшь чакта
Яшьлекнең мәңгелек түгелен