Предыдущая публикация
Дөньяң тыныч, аяз күгең, тормышың мул.
Нигә сыкрый икән йөрәк, ник күздә яшь?
Булганына шөкер ит син, рәхмәтле бул.
Нәрсә җитми сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бер Ходаем, күңел тынычлыгы сорыйм.
Бәхететемнән шашып-шашып көләр чакта
Бер сәбәпсез, үкси-үкси елыйм.
Нәрсә кирәк сиңа, күңел, нәрсә җитми?
Бәхет белән тулып ата һәрбер таңым.
Тоеп яшим Ходаемның рәхмәтләрен.
Тик нигә соң сыкрый йөрәк, әрни җаным?
Нәрсә җитми безгә, дуслар, нәрсә җитми?
Күңелләрнең тынычлыгын кая җуйдык?
Әллә инде рәхәтеннән бу дөньяның,
Чынлап та яшәп туйдык, яшәп туйдык, яшәп туйдык?
Гөлүсә Шаһбан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев