Миләүшә гөле (фиалка) һәрдаим чәчәк атып торсын өчен, аны якты тәрәзә төбенә куегыз. Туры кояш нурлары төшәрлек тә булмасын.
Чүлмәгенең биеклеге якынча 7-8 см, диаметры 9-10 см дан артмасын. Миләүшә тамырлары чүлмәк кырыена тия башлагач кына чәчәк ата. Артык суы агып чыксын өчен, гөл чүлмәгенең астын тишәргә кирәк.
Гөлгә аз-азлап кына көнаралаш җылымса су сибегез. Чүлмәк кырыеннан гына сибәргә киңәш ителә. Яфракларына су тимәсә, яхшы. Гомумән, гөл күп су яратмый. Айга бер тапкыр миләүшә гөле өчен чыгарылган махсус ашлама сибегез, ул аны ныгытачак.
Гөлләрне ел саен күчереп утыртсагыз, бик яхшы. Миләүшәләр өчен чыгарылган махсус туфрак кирәк. Азрак бакча туфрагы кушыгыз. Чүлмәк төбенә керамзит һәм агач күмере салып калдырыгыз.
Айгөл РӘХМӘТУЛЛИНА.
®Ирек мәйданы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1