✅Томат согы өчен кирәк булачак: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 300 грамм томат пастасы, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә канәфер бөресе, 5 данә түгәрәк кара борыч.
Бу ингредиентларның барысын бергә салып, бераз гына кайнатып алабыз.
✅Уртача зурлыктагы помидорларны (бер кило чамасы), ярты литрлы банкаларны яхшылап юабыз. Банкалар төбенә 2шәр тырнак сарымсак турап салабыз. Помидорларның төбен «шпажка»-таякчык белән тишеп, банкаларга тутырабыз. Помидорлы банкаларга кайнап торган су коеп, 7-8 минутка калдырабыз (капкач белән ябып торырга кирәк). Шуннан, суын түгеп, аның урынына үзебез ясаган томат согын тутырабыз. Капкач белән борып ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп куябыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев