Предыдущая публикация
ЯҢА КАВЕМ
Таңнан тротуарда
Тере агым:
Уңда — агым,
Сулда — агым,
Тагын, тагын...
Агым өсләп искән
Чаңлы җилдә
Ишетелгәләп куя
Тимер чаңы...
— Арттан куып килгән,
Исемең кем?
— Бу — мин,
Яңа кавем әле! — диме.
— Кушылам! — дип
Ныкышасың, иеме?
Башка гына
Баса күрмә, димме?!.
Уңда — агым,
Сулда — агым...
*кавем — халык, нәсел; кешеләр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев