Предыдущая публикация
ЭЛЕГИЯ
Җәйге төнме?
Дөм караңгы.
Кызыл шәфәкъ —
Шом яралды.
Җәйге күкме?
Шыр ялангач.
Төн пәрдәсе —
Ай-ябалдаш.
Җәйге таңмы?
Таллар тынган.
Сандугачлар
Сагындырган...
Җәй кебекме?
Бәгырь кисеп,
Җилләр үтә
Дулап, исеп...
Җәй булдымы?
Хәтердә юк.
Үткәннәргә —
Кадер дә юк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев