Кычытканлык
Асфальт юлдан җилдереп кенә килгән машина, авылга баручы тар юлга төшкәч, йөрешен акырынайтты. Гүя ул бер җан иясе һәм тирә-яктагы матурлыкка хәйран калып килә. Чыннан да, әнә теге ташландык ферма булмаса, җәннәт бакчаларына тиң ямьле урыннар бит. Тик...- Турыга барма, уңга борыл, бакча артлап барып тыкрыктан керербез! - диде Ләйлә иренә.Анысы хатынының бу сәер гадәтен белә иде инде, шунлыктан, карышмыйча рулен борды, зур урамга барып кермәде. Элегрәк ничә тапкыр кызыксынды ул Ләйләнең бу сәер кыланышы белән, тик анысы: “Сорама, зинһар!”- диюдән узмады. Аңа белү нигә кирәк, Ләйләгә болай да бик җиткән, инде ничә ел оныта алмый, инде ничә ел йөрәгендә оешкан кара кан булып шушы яман сер утыра, якты дөньяда тыныч яшәргә ирек бирми. Менә әле дә, гөнаһ шомлыгы, барысы да яңадан күз алдына килеп басты.Балачак. Күршедәге Гөлгайшә түти Ләйләнең әнисе янына кереп йөри иде. Ике хатын әңгәмәсе, тыңласаң-тыңламасаң да, бала колагына да керә инде. Кыскасы, Гөлгайшә түтинең ире Зөлхия исемле хатынга ияләшкән икән. Бәләкәй кыз моның нәрсә икәнен дә белеп бетми, ләкин әнисе белән күршесенең бу хакта пышылдап кына, як-якларына каранып, өзек-өзек кенә сөйләшүенә караганда, яхшы нәрсә түгел икәне аңлашыла иде. Зөлхия апа ак тәнле, озын саргылт чәчле матур хатын. Кайдандыр килгән кеше. Бераздан ул бала табып куйды. Башкача кияүгә дә чыкмады, шул баласына юанып, тәрбияләп үстерде. Ә малай үскән саен Гөлгайшәнең ире Һидияткә ныграк охшый башлады. Егерме яшендә ул нәкъ Һидиятнең яшь чагы иде, моны авыл күзе күрми каламыни, барысы да ап-ачык бит инде.Шулай Фәрһад үсте, ләкин өйләнмәде. Ялгызлык ул кемгә дә яхшы түгел, әче телле егетләр бер төрттерсә, кияү эзләүче кызлар биш мәртәбә арттырды: “Ирлек дигән нәрсәңнән мәхрүм булгансың бит син, юкса байгышланып йөрмәс идең”,- дип турыга суктырдылар. Ә авыл халкына тел чарлау өчен Фәрһад көндәлек тема булды. Шушы мыскыллаулар бәгыренә тидеме, әллә көнкүреш дигән нәрсә этәрдеме карт егетне, утыз яшендә өйләнеп куймасынмы. Ирдән аерылган Ләбибә исемле яшь хатын иде ул сайлаган яр. Бер тапкыр кияүгә чыгып уңмаган димәссең, нечкә билле, уңган, якты йөзле чибәр хатын иде. Авыл халкы тиз үз итте аны. Дөресен әткәндә, шундый сылуның дуңгыз фермасында эшли башлавына күпләр башта ышанмый торды, ирен үгетләп яхшырак җир эзләп чыгып китәрләр дип уйлаганнар иде, ә ул ыһ та итми эшләп йөри.- Ләбибә матуркай ире өстеннән йөри икән. Гаттар белән күргәннәр, имеш.Авылда хәбәр тиз тарала, ләкин бу юлы халыкның бик исе китмәде, күпләр шулай булырга тиеш иде дип кабул итте. Чөнки Фәрһад артык юаш, итәгатьле шул. Габбас картның: “Хатыннарны атна саен бер каккалап алырга кирәк, югыйсә аларга шайтан ияләшә”,- дип әйтүе дөрестер, ахры. Кеше белер-белмәс сөйләсә, Ләйлә аларны үз күзләре белән күрде. Гөмбә җыеп кайтып килгәндә Гаттар белән Ләбибә зират артында утыралар иде. Нишләптер икесе дә Гаттар абзыйның куфайкасына утырып алганнар.- Исәнмесез, - диде дә Ләйлә үтеп китте һәм бу хакта беркемгә бер сүз әйтмәде. Тик, бераздан Ләбибә бала табып куйды, аңа Лотфый дип исем куштылар.Укыган чакта Ләйлә классташлары белән фермага практикага йөреде. Гаттар абыйларының хатыны ферма мөдире Рафига усал һәм кырыс хатын булды. Сүзен дә алай кешедән оялып үлчәп тормый иде.Ферма абзарлары озон, кемнең нәрсә эшләгәнен күреп бетерерлек түгел. Терлекләр караучы бер хатын Ләбибәнең бик каты кычкырганын ишеткән, ләкин, ни сәбәптәндер, йөгереп бармаган. Әллә барганмы...Кыскасы, икенче көнне Рафига трактор китерттереп ферма буенда җыелган тиресне сөрдереп куя. Бер көн үтә, ике көн, Ләбибә эштә юк, Ләбибә өйдә юк, милиция чакырталар. Ферма эчендә яшь хатынның яулыгы гына табыла.Еллар үтеп тора. Былтыр Гаттар кинәт кенә үлеп китте. Ямьле июнь аенда, Ләбибәнең юкка чыгуына нәкъ егерме ел дигәндә йөрәген тотып кинәт кенә ауган да киткән.Гөлгайшә түти Ләйләнең әнисенә хәер керткән иде.- Син, күршекәем, үзең беләсең инде нәрсә укырга. Картыкаемның рухы миңа үпкәләрлек булмасын. Истән дә чыкмый бит Һидияткәем, әй бәхетле яшәдек инде, әй яратышып яшәдек, Ходаем насыйп итеп бакыйлыкта да шулай пар күгәрченнәр кебек яшәсәк иде, - ди.Ләйләнең ул чакта да ялга кайткан вакыты иде. “Их, ничек яшәгәннәрегезне мин генә түгел, бөтен авыл белә”, - дип сыкрап утырды эченнән. Тик, нишлисең, кеше күңеленә авыр яра салып булмый, телеңне тешнисең.Фәрһад абый да күптән юк инде. Башкача өйләнмәде ул. Сагышларга батып, халык арасында бик күренми генә яшәде дә тын гына бакыйлыкка күчте. Аны Ләбибәнең улы Лотфый белән Рафиганың улы Камил җирләде. Икесе дә тач Гаттар инде, аерып алырлык түгел. Менә шулай, гөнаһлысын да, гөнаһсызын да зират үзенә ала бара, булган серләрне яшерә бара.Тик, Ләбибәнең үлеме серме соң инде?! Ферма артындагы кычытканлыкка карап һәркем Ләбибә кабере дип уйлап уза. ә теге чакта, авылга ментлар килеп тулгач, беркем бер ни дәшмәде, артларыннан тын алып утырдылар. Чөнки Рафига ферма мөдире, авыл өчен зур начальник, йомышың төшеп тора... Белеп тә әйтмәделер. Хәзер менә авылдашларының шундый йомык, хыянәтчел булуларыннан йөрәк әрни. Икенче яктан, Ләбибәнең сылу гәүдәсен тураклап яшергән кычытканлыкка каравы да куркыныч.- Тыкрыктан төш, бакча артлап чыгыйк, - диде Ләйлә, әниләре янында кунак булганнан соң кайтырга чыкканда. Машина ферма янын урап узды да олы юлга карап шәбәйләде. Анда утыручы хатын кычытканнарны күрмәскә тырышса да, алар Ләйләне күрде кебек: “Син беләсең бит, син беләсең”,- дип чайкалып кыштырдашып калдылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6