0 комментариев
    2 класса
    Иртәгә 16 июль - Гашура көне
    0 комментариев
    7 классов
    0 комментариев
    0 классов
    Сошествие Иисуса и восхищение верующих ‼️💥‼️
    0 комментариев
    0 классов
    Что такое хиджра? || Ринат абу Мухаммад
    0 комментариев
    0 классов
    Написание Библии и её согласованность ‼️👍💥
    0 комментариев
    0 классов
    Миссия Иисуса на Земле | Нуман Али Хан
    0 комментариев
    0 классов
    «Карале, моны Аллаһы ничек ярата, гел акчага күмеп кенә тора...» Байлык, фәкыйрьлек, муллык һәм нәрсәдәндер мәхрүм булу – болар барысы да Аллаһыдан килгән сынау. Берәр кешегә байлык килсә, «Карале, моны Аллаһы ничек ярата, гел акчага күмеп кенә тора. Әнә, күршене һич тә сөйми, ахры, күпме генә эшләсә дә, фәкыйрьлектән башы чыкмый», – дип, тирә-юньдәгеләрнең тиз генә нәтиҗә ясап куйганнарын ишетергә туры килә. Таныш фикерме? Әйе, күпләребез шулай уйлый һәм, хәтта, Раббыбызның безне ярату-яратмавын да байлыкка карап, акча иләгеннән иләп билгели дә... Бер танышым күптән түгел ниндидер очрашуда бер бай эшмәкәр белән танышканы турында сөйләгән иде. Бу танышым, әлеге байга яхшылык теләп, намазга басарга өндәгән. «Намаз – иң хәерле гамәлләрнең берсе. Раббыбыз намаз укучыларны ярата», дип әйтүенә каршы, бай моңа сүзсез генә карап торган да, әйтеп куйган: «Шундый акыллы һәм намаз әһеле дә булгач, үзең ник шулкадәр фәкыйрь соң син?». Шул рәвешле фикер йөртүче бай үзе үк кызганыч хәлдә түгелме соң?! Аның уенча, кеше акыллы, гыйлемле, тәртипле, иманлы һәм намазлы икән, һичшиксез, бай да булырга тиеш. Ә ярлы икән, димәк, аның тормышта сайлаган юлы дөрес түгел. Тормышта шушы бай шикелле уйлаучылар аз түгел һәм алар өчен байлык, акча ниндидер бер үлчәүгә, эталонга әйләнде. Андыйлар хакында Раббыбыз Үзе Коръәндә аермачк яза: «Әмма адәм баласы, Раббысы аны дөнья байлыгы белән сынаса һәм (дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә), ул мине Аллаһ хөрмәтләде, (дип, дөнья байлыгы белән генә, үзен Аллаһның дусты, дип саныйдыр.) Әмма Раббысы аның ризыгын тар кылып, (ярлылык белән сынаса), ул Раббым мине хур итте, диядер. Юк, (кешенең Аллаһ каршында хөрмәте – дөнья байлыгы белән түгел, бәлки, чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да, ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булуы белән, һәм нәфескә ияреп азгынлык кылуы беләндер). Сез ятимнәрне хөрмәтләмисез. Бай булсагыз да, фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз (һәм башкаларны да өндәмисез). Һәм мирас малын да, (ягъни, үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр), сез шул малның хәрәм икәнен тикшермәстән, ашый бирәсез. Һәм дөнья малын бик нык сөю белән сөясез» («Фәҗер» сүрәсе, 15нче-20нче аятьләр). Күпләр уйлаган ялгыш фикерне инкарь итүдә бу аятьләр безгә төпле дәлил булып тора. «Аллаһы байлык насыйп иткән кеше – Аның яраткан кешесе, сөекле бәндәсе», дип уйлау дөреслеккә туры килми. Шулай ук, Раббысы аның малын киметеп, фәкыйрьлектә яшәткән адәм баласы да һич тә Аллаһының яратмаган кешесе түгел. Бу фәкыйрьлеге аның Аллаһы каршында бернинди дәрәҗәсе юк, дигәнне дә аңлатмый. Һич юк. Байлык, фәкыйрьлек, муллык һәм нәрсәдәндер мәхрүм булу – болар барысы да бары тик Аллаһыдан килгән сынау гына. Аллаһының без адәм балаларын төрлечә итеп яралтуы да, берәүләрнең – бай яки фәкыйрь, икенчеләренең – акыллырак, өченчеләренең – белемсез, дүртенчеләренең көчле, сәламәт булуы, ә кемнәрнеңдер авыру-чирдән башы чыкмавы – барысы да безне имтихан кылыр өчен генә: «Ул, сезгә биргән нигъмәтләр белән сезне сынар өчен, кайберләрегезне башкаларга караганда югарырак дәрәҗәләргә күтәрде» («Әнгам» сүрәсе, 165нче аять). Икенче аятьтә исә болай диелә: «Һәр җан иясе үлемне татыячак. Без, коткы салыр өчен, сезне яманлык (авыру һәм фәкыйрьлек кебек) белән дә, яхшылык (саулык һәм байлык кебек) белән дә сыныйбыз. Әмма (ахырда, хисап һәм җәза өчен) Безгә кайтарылачаксыз» («Әнбия» сүрәсе, 35нче аять). Моның хикмәте шунда: Раббыбыз кемгәдер байлык бирә – шөкер итеп рәхмәтле була белү-белмәвен ачыклар өчен; ә кемнедер юклык белән сыный – сабыр итә белерме икән, дип. Кемгәдер очын очка ялгап яшәү файдалы да булып куярга мөмкин. Чөнки әгәр бу бәндә баеп китсә, тәкәббер кешегә, тиранга әверелеп, кешеләргә бик каты җәбер-золым кылучы булырга мөмкин, шуңа Аллаһы аңа кирәгеннән артыгын бирми. «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык, һәм фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардыр, вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер» («Шура» сүрәсе, 27нче аять). Моның шулай икәнлеген без болай да күреп торабыз. Кайбер акчалы кешеләр азгынлыкта ярышалар. Рәхәттә, муллыкта яшәп, шул байлык аларны азындырып, хәзер бөтен кешелеклелек сыйфатларын югалтып бетерде андыйлар. Җенес алыштыру дисеңме, ир-атларның бер-берсе белән гаилә корып яшәүләре, дисеңме... Шулай ук, әгәр дә кешеләрнең барысы да муллыкта, акча диңгезендә йөзә башласа, кем эшләр иде соң?! Хәлле кешеләрдән берсенең дә кара эштә эшләргә теләге юк бит. «Раббыңның рәхмәтен әллә алар бүләләрме? Дөнья тормышында ризыкларын араларында Без бүлгәләдек һәм берәүләре икенчеләрен хезмәтче итеп алсыннар дип, Без аларның кайберләрен (байлык ягыннан) кайберләреннән дәрәҗәләрдә күтәрдек. Раббыңның (пәйгамбәрлек, һидаять, иман һәм җәннәт кебек) рәхмәте исә аларның җыйган нәрсәләреннән яхшырак» («Зухруф» сүрәсе, 32нче аять). Шуңа да Раббыбыз кемгә ничек һәм күпме бирәсен Үзе белә. Иманыбыз, ахыйрәтебез, дөньябыз өчен файдалы булган кадәренчә генә бирә. Без моны аңлап бетерә аңламаска да мөмкинбез, әмма Аллаһы – бөек хикмәт иясе һәм ул гаделлек белән генә идарә итә. Бер хикмәт иясе: «Байлык килсә, шатланма, акчаң китсә, көенмә», – дип әйткән бит. Чөнки төптән уйлап карасаң, боларның берсе дә безгә бәйле нәрсәләр түгел. Кемдер көненә 12-14 сәгать эшли, әмма очын очка гына ялгый ала, ә кемдер 3-4 сәгать кенә эшләп ала, әмма машинасы да кыйбатлы, йорты да зур. Икесе дә эшли, әмма, нәтиҗәдә, аерма зур. Шуңа күрә эшләүгә генә бәйле түгел байлык. Ризыгың язылса, әз генә селкенеп тә муллыкта яшәргә мөмкинсең, башны күтәрмичә эшләп тә күп нәрсәдән мәхрүм кала аласың. Әмма ничек кенә булмасын, без Раббыбыз сүзләренә инанабыз: «Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым (өстен хикмәтенә күрә) Үзе теләгән кешеләргә ризыкны киңәйтә һәм (Үзе теләгәннәргә) тарайта. Ләкин кешеләрнең күбесе (бу хакыйкатьне) белмиләр» («Сәбә» сүрәсе, 36нчыаять). Раил Фәйзрахманов
    0 комментариев
    7 классов
    ⁉️РАЗВЕ ДЛЯ ЭТОГО БЫЛ НИСПОСЛАН КУРАН⁉️ КАК МОЖНО ЧИТАТЬ ТАКИЕ КУРАНЫ⁉️ Ведь Всевышний ниспослал его для ЧТЕНИЯ с РАЗМЫШЛЕНИЕМ, а затем ПРЕТВОРЕНИЯ его в жизнь. Одни невежды создают это, другие радуются этому подобно маленьким детям и ставят классы.
    0 комментариев
    0 классов
    91 Инвестиция в будущее. Ключ Счастья .Абу Яхья Крымский
    0 комментариев
    0 классов
  • Класс
  • Класс
575274383924
Добавил видео
  • Класс
  • Класс
575274383924
  • Класс
  • Класс
575274383924
  • Класс
  • Класс

«Карале, моны Аллаһы ничек ярата, гел акчага күмеп кенә тора...»

Байлык, фәкыйрьлек, муллык һәм нәрсәдәндер мәхрүм булу – болар барысы да Аллаһыдан килгән сынау.
Берәр кешегә байлык килсә, «Карале, моны Аллаһы ничек ярата, гел акчага күмеп кенә тора. Әнә, күршене һич тә сөйми, ахры, күпме генә эшләсә дә, фәкыйрьлектән башы чыкмый», – дип, тирә-юньдәгеләрнең тиз генә нәтиҗә ясап куйганнарын ишетергә туры килә. Таныш фикерме? Әйе, күпләребез шулай уйлый һәм, хәтта, Раббыбызның безне ярату-яратмавын да байлыкка карап, акча иләгеннән иләп билгели дә...
Бер танышым күптән түгел ниндидер очрашуда бер бай эшмәкәр белән танышканы турында сөйләгән иде. Бу танышым, әлеге байга яхшылык теләп, намаз
  • Класс
Показать ещё