"
Җəй! Кояш балкый! Бар дөнья хуш исле чəчəклəргə күмелгəн. Табигатьнең гүзəллегенə хəйран калып уйга баттым. Һəм шулчак ерактан моңлы бер тавыш ишетелде. Тыңлыйм – əйтерсең дə, кайдадыр челтер-челтер чишмə ага, чут-чут кошлар сайрый. Шул сихри моң, тылсымлы авазлары белəн юандырып, куандырып, дəрт биреп тора. Һаман агылган, һаман чылтыраган тавышүзенə əйди. Сəхрəдəге моң чишмəсенə охшаттым мин Нурия Вəкил кызы Басыйрованың җырлавын. Безнең татар халкы борын-борыннан җыр-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерə ул. Тукайның: “Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тə тутыкмас вə күгəрмəс саф вə раушан көзгеседер”, – дигəн сүзлəре хаклыкка туры килə.Нурия – “нур” дигəннəн алынган. Əйе, бу нəкъ шулай. Нур чəчеп, кояш кебек балкып тора минем героиням, исеме җисеменə бик тə туры килə дип уйлыйм. https://tulpar.info/articles/s-khn/2024-07-09/nuriya-basyyrova-d-nya-matur-d-nya-ki-3840447
https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/ilsoia-badretdinovany-kese-talauda-gaeplagannar
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев