Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Улым Кубратны сагынып
...Аклык ...аклык ...аклык ...бары аклык...
Ап-ак кышкы каен урманы.
Ак кар ява ап-ак каеннарга.
Ап-ак монда кышның юрганы.
Монда аклык кына хөкем сөрә –
Аклык йоткан урман төсләрен.
Ак томаннар ап-ак түшәк иткән
Каен урманының өсләрен.
Бу аклыкка кереп мин үзем дә
Каеннардай эреп югалам.
Җирдә мин юк инде... Җирдә бары
Аклык кына кала... И, Аллам!..
Юкка чыгам монда гомерлеккә –
Таба алмас дуслар гәүдәмне.
Монда килеп мине эзләсәләр,
Күрмәс алар ап-ак шәүләмне...
Мәрәсимгә2 язган кебек итеп
Дус-туганнар, таныш кемсәләр:
«Кышкы каен урманында эреп
Гаип булды3 бит ул...» – дисәләр –
Мин канәгать.
Каен урманының
Ак юрганын ябып ак иңгә,
Мин шушында гына калырмын, дим,
Тик шушында! Мәңге-мәңгегә!..
Гәрәй Рәхим
0 комментариев
1 класс
Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим.
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/povest/ozyn-ozak-iazmyslar-povestnyn-davamy-1735276042
0 комментариев
2 класса
«Казан утлары» журналының 5-6нчы саннарында (2017) Вахит Имамовның «Карабәк» исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел, ә киң катлау укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды.
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/t-g-r-k-st-l/hak-tarihny-kajtaru-yulynda
0 комментариев
1 класс
(оптимист авызыннан)
Бер дә көтелмәгән җирдән башка төште бер бәла –
Доллар «сикерә», евро «бии»... Безгә нишләргә кала?!
Башны имик әле алай, исәң ул – идерерләр.
Ирек бирсәң, муеныңа пар камыт кидерерләр.
Үсәләр дип тә кайгырмыйк, яшәдек алар юкта.
Җитмәсә, авылда бар бит җирле, җайлы валюта.
Чоланнарда эленеп торса, эшләрең бара гөрләп.
Майларга да, җайларга да шушы валюта кирәк.
Баланы укырга кертә, авыруны терелтә.
Табибка да, деканга да һәммәсе шуны төртә.
Мәҗлесләрдә – өстәл күрке, ансыз узмый бер никах.
Урысчалап әйткән чакта, бу валютасыз никак.
Доллар теләсә нишләсен, хет төшсен дә хет менсен.
Оя тулып бәбкә чыксын, казлар исән-сау үссен!
Йолдыз Шәрапова
0 комментариев
6 классов
Аның якты рухын искә алып, журнал укучылары игътибарына моннан төгәл 30 ел элек әзерләнгән тапшыру тәкъдим итәбез.
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/gaziz-tavyshlar/tugan-yak-yrchysy
0 комментариев
0 классов
Бу җырым – илче ул. Яныңа
Җанымны илтүче сукмак ул.
Күзләрең нурында коенып,
Бусагаң төбендә туктар ул.
Иң рәхәт, ләззәтле тойгыдан
Күкләрем каршыңда тезләнер.
Хәрефләрмени бу? Йөрәкнең
Тәпиләп килүче эзләре.
Сөюдән тоткынга әйләнеп,
Мең кабат яныңа киленер.
Хисләрем күңлемне кол итәр,
Күңел ул – моң гаме иледер.
Һәр үлән, һәр яфрак, бөҗәккә
Серемне сөйлим дип бәйләнәм.
Бу мәлдә мин җирдә яшәмим –
Мин тоташ шигырьгә әйләнәм.
Бу җырым – илче ул. Җаныңа
Җанымны илтүче сукмак ул.
Ач күңел ишегең каерып –
Бусагаң төбендә туктар ул.
Фәйрүзә Исмәгыйлева
1 комментарий
3 класса
– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?..
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/ile-turynda-uyla/tky-sugyshny-syli-khikya
0 комментариев
5 классов
Бүген мин үземә хыялый булырга юл куйдым!
Хыяллар дөньясы беркатлы була алмый – тәм тойдым!..
Мәхәббәт, сөюгә тоткынлык шаукымы хас түгел...
Мин – бер көй, син – аның асылы, син – күңел!..
Ак карга чәчелгән миләштәй... Йөрәгемә түгел!
Алисә Зарипова