Утта яндырылган татар авылында... (Маклаково - Ожгибовка)
17 гасыр - Нижгар татарлары тарихында тирән эз калдырган чор... Бу төбәктә күп кенә татар авылларына нигез шушы гасырда салынган, дип язалар, Темников һәм Кадом татарларына, патшага күрсәткән хезмәтләре өчен, бу яклардан җир бирәләр һәм алар монда килеп урнаша. Әлбәттә, бу йомышлы татарлар килеп урнашканда, монда инде татарлар яшәгән, алар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан ук билгеле. Әмма бу җирләр бары тик 17 гасырда гына йомышлы татарлар исеменә рәсмиләштерелә һәм авыллар да алар артына теркәлә.
17 гасыр – Нижгар татарлары тарихында канлы эзен калдырган чор да әле ул, һәм ул Степан Разин яулары белән бәйле, ә анда татарлар актив катнашкан. Бер караганда, җирле, өйле, авыллы булган, патшага тугры хезмәт иткән йомышлы татарлар хөкүмәткә каршы баш күтәрүләрдә катнашырга тиеш түгелләр кебек иде. Шуңа күрә, Түбән Новгородның кайбер тарихчылары, татарларны Степан Разин яуларында катнашмаган, дип баралар. Әмма тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Нижгар татарлары бу баш күтәрүләрдә актив катнашкан һәм моның өчен гомерләре белән түләгәннәр. Аңа кадәр татарлар ялган патшалар Дмитрий I һәм Дмитрий II не дә яклап чыгалар, 18 гасырда исә ялган патша Емельян Пугачев ягында сугышалар, аның гаскәре 70-80 процент татар-мишәрләрдән һәм башкортлардан торган.
Ни өчен татарлар, бу урыс патшаларының ялган икәнлеген белеп торсалар да, алар ягында сугышалар, Рәсәйнең рәсми хуҗаларына каршы чыгалар, хакимияткә каршы баш күтәрәләр соң? Моның сәбәбе бары тик бер генә – Казан ханлыгы җимерелгәннән соң татарларга каршы башланып киткән көчләп чукындырулар сәясәтендә. Моңа җавап итеп, ялган патшага ияреп булса да, татарлар үзләрен изеп торган хөкүмәткә каршы яуга күтәреләләр, чын патшаларны бәреп төшереп, дини, милли һәм дәүләти ирек алу өчен көрәшәләр. Тарихтан билгеле булганча, бу баш күтәрүләрнең барысында да татарлар рәхимсез рәвештә бастырыла, каты җәзаларга тартыла, тереләй утларда янып үлә...
Менә без хәзер ирем белән шундый урыннарның берсендә басып торабыз, Степан Разин яуларында катнашканы өчен, бу татар авылын, кешеләре белән бергә, ут төртеп яндырганнар, юк иткәннәр. Мең еллык тарихы булган Маклаково – яндырылган Ожгибовкага әйләнгән, могҗиза белән уттан исән калган татарлар тәредән котыла алмаганнар, чукындырылып, урыска әйләнгәннәр… Язмабызның ахырында бу авыл тарихына, аның фаҗигасенә әле аерым тукталырбыз, ә хәзер ул чордагы вәзгыятькә бәя бирик, җирле халыкны патша хакимиятенә каршы баш күтәрергә нәрсә мәҗбүр иткән – шуларны ачыклап үтик.
Бу төбәктә көчләп чукындырулар Явыз Иван чорыннан ук башланган, әмма ул системалы алып барылмаган, очрактан-очракка гына булган. Ә менә 17 гасырда инде урыс булмаган халыкларны, шул исәптән, татарларны да чукындыру дәүләт сәясәтенә әйләнә, шушы юнәлештә кануннар кабул ителә, фәрманнар чыгарыла. Бу мәсьәләдә дәүләт белән чиркәү бер сүздә булалар, ә җәза органнары мөселман-татарларга каршы әмерләрнең үтәлешен тәэмин итә. 1628 елда ук татар феодалларына христиан динендәге крепостойлар тотуны тыя торган указ чыга, татар байлары, морзалар бары тик чукынсалар гына аларга ия була алганнар. Тора-бара чукынмаган мишәр морзаларының утарларын, йорт-җирләрен дә тартып ала башлаганнар.
“К середине XVII в. резко обозначился переход к политике русификации и христианизации служилых татар. Должность на службе можно было сохранить, лишь перейдя в православную веру. У некрещенных феодалов стали отымать имения. Аргументацией этого акта стало то, что помещики мусульманского вероисповедания не имели права владеть православными крестьянами.” (Д.Ш.Муфтахутдинова. Эволюция конфессиональной политики Российского государства по отношению к мусульманам Поволжья и Приуралья (вторая половина XVI – начало XX в.). Монография. – Казань, 2018, стр.47.)
1649 елда төзелгән “Соборное Уложение»дә православие диненең илдә рәсми дәүләт дине икәнлеге канунлаштырыла, аңа мөселман-татарларга каршы иң вәхши җәза алымнары салып калдырыла. Анда: “Әгәр дә мөселман ниндидер чаралар, көчләүләр кулланып яки ялган юл белән урыс кешесен үз диненә керергә мәҗбүр итсә һәм сөннәткә утыртса, ул кешенең башын чабарга, бернинди кызганусыз, утта яндырырга”, диелә. (24-я статья XXII главы.) Ягъни, берәр урыс кешесе татар тәэсирендә ислам диненә керсә, бу татарны тереләй яндырып үтерергә тиеш булганнар. Көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан татарларны да тереләй яндырып үтерелү көткән... Һәм яндырганнар да, бу хакта материаллар Россия дәүләт архивларында саклана.
Илен-җирен, динен-телен, малын-җанын тартып алганда, адәм баласы нишли? Баш күтәрә. Соңгы көчен җыеп, моңа каршы чыга. Я үлә, я җиңә. Татар даласында таралып яшәп яткан татарлар, мишәр морзалары да шул юлны сайлый – көчләп чукындыруларга каршы баш күтәрә.
Рәсми тарихчылар, аларга ияреп, җирле төбәкчеләр дә көчләп чукындырулар темасын артык күтәрмиләр, Нижгар якларында аны аз булган, дип язалар, мишәр-татарларның баш күтәрүләрен көчләп чукындырулар белән бәйләмиләр. Әйе, бер караганда, бу төбәктә татарларны чукындыруларның проценты чагыштырмача аз, керәшен авыллары да юк. Әмма бу саннарга алданырга ярамый, чөнки моның артында тагы да куркыныч күренеш ята – Нижгар төбәгендә чукындырылган татарларның күпчелек өлеше берничә буында урыс милләте составына күчә. Шулай итеп, заманында 200 татар авылыннан нибары 34-е генә утырып кала...
Безнең фикеребезчә, җирле татарларның Степан Разин яуларында актив катнашулары турыдан-туры чукындыру сәясәтенә җавап ул. Нижгар татарлары бу баш күтәрүләргә хәтта авыллары-авыллары белән дә кушылалар. 1670 елның 17 октябрендә разинчылар тарафыннан Макарьев монастыре яулап алынгач, җирле татарларның восстаниегә кушылуы тагы да арта. “Однако после взятия Макарьевского монастыря “к Осипову в Мурашкино нахлынули новые толпы татар, мордвы и чуваш”, дип язалар җирле тарихчылар, Соловьевның Россия тарихы хезмәтенә таянып. (Соловьев С.М. История России с древнейших времен. Книга 3. Т. XI. СПб., 1861. С. 317.)
Тарихтан билгеле булганча, Макарьев монастыре – көчләп чукындырылган җирле татарларны, әгәр алар яңадан ислам диненә кайтсалар, бикләп куеп җәзалау урыны булган, монда күпләрнең якыннары газап чиккән. Шуңа күрә бу золым оясының тар-мар ителүен татарлар шатланып каршы алган һәм меңәрләп баш күтәрүчеләр сафына кушылган. Арзамас өчен сугышларда да баш күтәрүчеләр ягыннан меңләгән татар катнашкан. Монда Степан Разин яуларының рухи идеологы булган бер татар кешесе турында да әйтеп үтәргә кирәк, ул – Кадом татары Хәсән Карачурин Айбулат улы. Ул күп санлы татарлар, мордвалар гаскәре белән Степан Разинга 1670 елның көзендә, Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновски) килеп кушыла, Разин каты яраланып, Донга кайтып киткәч, бу яуны оештыручыларның берсенә әйләнә һәм Нижгар төбәгендәге сугышларга, Максим Осипов белән бергә, ул да җитәкчелек итә.
Хәсән Карачуринның, Степан Разин исеменнән, Казан татарларына, муллаларга татарча мөрәҗәгать язганы билгеле, ул аларны да үзләренә кушылырга, хакимияткә каршы яуга күтәрелергә чакыра. Ягъни, бу мишәр юлбашчысы, Степан Разин явын файдаланып, үз кул астындагы татарларны Казан һәм Мәскәү өстенә барырга әзерли. Үзеннән газаплап сорау алганда, Степан Разин да бу фактны раслый, “Мине Казанга барырга Хәсән чакырды, әгәр баш күтәрүчеләр һөҗүм итеп бара башласалар, Казан татарлары тик ятмаслар, дип әйтте”, ди, аның бу сүзләре сорау алу беркетмәләренә теркәп калдырылган. Ә Казанны ул көннәрдә татар явыннан бик нык саклыйлар, Мәскәүдән хәтта өстәмә гаскәр дә килә.
Бу гаяр мишәр юлбашчысының алга таба язмышы ничек булган соң? Татар энциклопедиясеннән күренгәнчә, 1670 елның ноябрендә һәм декабрендә, Степан Разинның уң кулы булган Хәсән Карачурин, баш күтәргән татарлардан зур гаскәр туплап (15-20 мең, дип тә язалар), Алатыр тирәсендә патша армиясе белән бәрелешә. Бу канкойгыч, тигезсез сугышта татар яугирләре җиңелә һәм чигенә, Хәсән Карачуринны тотып алып, Юрий Долгорукий әмере белән дүрткә өздереп (четвертовать) җәзалап үтерәләр. Соңыннан Юрий Долгорукий патшага мактанып яза: “Без 68 әләм, 20 туп кулга төшердек, качучыларны 15 чакырым куа бардык, күпләрне кырдык, юк иттек, восстание җитәкчесе Асан Айбулатов сын Карачурин мордва авылына качты”, дип яза. Аннан соң Хәсән Карачуринны тотулары, Юрий Долгорукийның бу батыр татар кешесен дүрткә чабып өзәргә кушуы турында хәбәр ителә. Шул ук вакытта патша бу хәбәргә ышанмый, һәм әле 1693 елда да Хәсән Карачуринны эзләүне дәвам итәләр.
Язуларынча, бу төбәктә баш күтәрүчеләрнең өч үзәкләре булган – Ырбишча (Рыбушкино), Суыксу (Ключище) һәм Маклаково (хәзерге Ожгибовка). Тарихтан билгеле булганча, Хәсән Карачурин Ырбишчага килеп тә йөргән, ул монда үзенә тарафдарлар әзерләгән. Мурашкино янындагы җиңелүдән соң, ул Ырбишчадан яугирләр туплаган һәм сугышны алар белән дәвам иткән. Хәсән Карачуринның Ырбишча халкы белән шундый тыгыз мөнәсәбәте аларның якташлар – Кадом, Әҗе якларыннан булуларына да бәйледер, мөгаен. Язуларынча, мишәр бае Хәсән морза башта патша гаскәрендә булган, аннан соң Сембердә татар яуларына килеп кушылган һәм алар белән җитәкчелек иткән. Моның сәбәбе – Кадом якларында аның йорт-утарын тартып алулары һәм улын (бәлки гаиләсен дә) көчләп чукындырулары булырга тиеш. Соңыннан улының ата йортын кайтарып алу өчен яңа хуҗалары белән судлашып йөрүе дә билгеле.
Тарихтан билгеле булганча, 17-18 гасырлардагы баш күтәрүләрнең барысында да татарлар рәхимсез рәвештә бастырыла, каты җәзаларга тартыла, тереләй утларда янып үлә, әйткенебезчә, Маклак авылы да шул фаҗигагә дучар була. Тарихтан билгеле булганча, ул баш күтәргән татар яугирләренең хәрби үзәге булган, һәм Ключище тирәсендәге каты бәрелешләрдән соң, алар сугыша-сугыша шунда чигенгән.
“ … Бой этот кончился тем, что большая часть разинцев была истреблена, остальные бежали в с. Маклаково (Ожгибово) и засели там во дворах и гумнах, но были сожжены со всем селом. Это Маклаково (более 600 жит.) находится в самом с.-в. углу Сергачского уезда, вер. в 25 от Уразовки и в таком же расстоянии от Сергача, на самой границе Симбирской губернии», - дип яза Россия империяснең рәсми тарихчылары. (Россия. Полное географическое описание нашего отечества. - С.Петербург, 1899, стр.442.)
Кайбер чыганакларда татар сугышчыларының саны 4500, дип күрсәтелгән (Россия. Полное географическое описание…), кайберләрендә 455 дип язылган (А.М.Орлов. Нижегородские татары. Этнические корни и исторические судьбы (очерки). - Нижний Новгород, 2001, стр. 175). Әлбәттә, татар яугирләренең саны меңнәрчә булган, әмма сугышып чигенә-чигенә, Маклаковога бары җиткәнче, алар бик нык кимегән, моңа тарихчылар да игътибар иткән. «Весь путь от Уразовки до Ожгибовки был усеян трупами, - дип яза Галимҗан Орлов. – Как упоминалась ранее, уцелевшим была устроена засада в Ожгибовке. Деревня была окружена со всех сторон и подожжена – повстанцы вместе с жителями были сожжены.» (А.М.Орлов. Күрсәтелгән хезмәт, 175 б.)
Патша хакимияте алып барган сәясәткә, көчләп чукындыруларга каршы баш күтәргән Нижгар татарларының соңгы сугышы 1670 елның ноябрь-декабрь айларында була. Уразавылдан Маклаковога кадәр 25 чакрым ара татар сугышчыларының мәетләре белән каплана, исән калып, анда барып җиткәннәре, авыл халкы белән бергә, тереләй янып үлә… Тарихтан билгеле булганча, Степан Разин восстаниесе рәхимсез рәвештә бастырыла, анда катнашучыларны коточкыч каты җәзалар көтә, баш күтәрүгә җавап итеп, көчләп чукындырулар тагы да көчәеп китә. «В 1682 г. был издан особый царский указ по Курмышскому уезду о поголовном и срочным крещении курмышских татар, - дип яза тарихчы Галимҗан Орлов. – Курмышский воевода получает именной приказ ехать в татарские деревни уезда для понуждения мурз, татар, их вдов, жен, детей и людей. В месячный срок они должны были принять крещение.» (А.М.Орлов. Күрсәтелгән хезмәт, 135 б.)
Менә шул вакытта бу тирәдәге татар авыллары, шул исәптән, Маклаково (Ожгибовка) да көчләп чукындырыла инде, халкы берничә буында рус милләте составына күчә. Менә без хәзер шул авыл каршында басып торабыз... Туктап, догаларыбызны кылдык, дин-милләт өчен шәһит киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын! Авылның үзенә дә кереп карарга булдык. Ожгибовка хәзер кечкенә генә, шактый бетеренгән рус авылы икән. Монда берничә гасыр элек булып узган фаҗигале хәлләрне берни хәтерләтми инде. Могҗиза белән исән калган татарлар яки моннан качкан, яки чукындырылган. Авыл уртасында ярымҗимерек чиркәү тора, анда торгызу эшләре бара, коймага элеккеге попларның исем-фамилияләре язып куелган, алар арасында татар фамилиялеләре дә бар. 1825 елда ачылган чиркәүнең беренче поплары ук Алексей Валидов, ә 1897 елдан монда протоиерей булып эшләгән Александр Валидовны 1937 елда атып үтерәләр, чиркәүне клуб итәләр. Башка бер чыганак буенча, Ожгибовкада чиркәү 18 гасырда ук ачыла, бәлки анысы агач чиркәү булгандыр, ә монысы таштан. 1914 елда авылда христиан динендәге 1250 кеше булган, хәзер йөзгә якын кеше яши икән, ул Пилнә районына керә.
Бу авылда безнең игътибарны җәлеп иткән тагы бер нәрсә булды, ул – йортларның чормаларындагы кечкенә балконнар. Мондый балкончыклар - татар-мишәр архитектурасы билгеләре, рус авылларында алар юк, бары тик урыслашкан татар авылларында гына очратырга мөмкин. Без аларны кайчандыр татар авыллары булган Мурзицыда һәм Салганда да күрдек, менә хәзер Ожгибовкада да очраттык. Авылның татар исеме Маклакова булган, дидек, шундый ук исемдәге Татар Маклаковасы һәм Рус Маклаковасы хәзерге Спасс районында да бар, болар арсында нинди бәйләнеш бар – анысын өйрәнергә кирәк. Татар Маклаковасында әле 1860 –нчы елларда да 437 чукындырылган татар булган, хәзер алар барысы да исламда, ә янәшәдәге Рус Маклаковасында да керәшен татарлары яшәгән, хәзер алар тулысынча руслашкан.
Инде Маклаково (Ожгибовка) авылының исеменә һәм борынгы тарихына да туктап үтик, чөнки ул бик әһәмиятле. Тарихчы Галимҗан Орлов бу урынны Болгар һәм Алтын Урда чорлары белән бәйли, анда болгар-татарларның зур сәүдә үзәге булганын әйтә, аныңча, Маклак сүзе дә сәүдә, арадашчылык белән бәйле икән. “Одним из булгарских торговых центров была Ожгибовка (Маклаково), расположенная между Сергачом и Пильной, - дип яза ул. – Она оставалась таковым и в эпоху Золотой Орды. Здесь обнаружен богатый клад джучидских монет, сокрытый в конце XIV в. Татарское население было уничтожено (сожжено) в 70-е годы XVII в. вместе с большим числом татарских повстанцев во время подавления разинского восстания…» (А.М.Орлов. Күрсәтелгән хезмәт, 36 б.)
Ягъни, бу урын безнең өчен тарихи яктан бик әһәмиятле, чөнки Маклаково-Ожгибовка болгар-татарларның бер сәяси-икътисадый үзәге булып торган, шуңа күрә дә баш күтәргән мишәр яугирләре шунда чигенгән, соңгы сугышлары, соңгы сулышлары да анда булган… Хәзер бу урында археологлар казу эшләре алып баралар, шунысы сөендерә, араларында Казан галимнәре дә бар икән, димәк, төбәктәге татар тарихына лаеклы бәя бирерлер, дигән өмет бар. Әйтүләренчә, анда борынгы ядкәрләр генә түгел, янган катламнар, тереләй янган кешеләрнең сөякләре дә чыккан, шул рәвешле, бу фаҗиганең булуына тарих үзе шәһәдәтлек биргән… Без район үзәге Пилнә шәһәр музеенда булып, бу археологик эзләнүләр белән ныклап кызыксындык, җәй көне казу эшләрендә үзебез дә катнашырга булдык.
Күреп торасыз, халкыбыз бу борынгы төбәктә, Татар даласында, милләт булып яшәр өчен күп корбаннар биргән, көрәшкән, бары тик шул рәвешле генә үзенең нәселен, телен һәм динен, туган туфрагын саклап калган. Тереләй утларда янган, бозлы суларда каткан, кул-аяклары богаулап, Себергә сөрелгән, әмма үзе булып, Татар-Мөселман булып калган! Татар даласын саклап калган! Менә кемнәр безнең милли каһарманнар! Аларга догада булыйк, шушы бөек тарихка лаек булыйк! Һәм онытмыйк – бары тик көрәшкән милләт кенә исән кала! Һәм Татар даласында бүген дә таралып яшәп яткан мишәрләр – шуның ачык мисалы!
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе.
18 март, 2025 ел.