Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Кызганычка каршы, Түбән Новгород өлкәсендә дә ташландык татар авыллары бар икән... Менә без хәзер ирем Хөсәен белән шундый авылларның берсендә басып торабыз. Ул Кадомка- Кадымавыл, дип атала һәм тарихи Казан тавының итәгенә урнашкан. Заманында бу тау буйлап Явыз Иван гаскәре Казан өстенә барган, татарларның Мәскәүгә яулары да шушыннан үткән. Хәзер исә Казан тавы яныннан гына тиз йөрешле, түләүле Мәскәү- Казан машина юлы үтә... Хәзер инде ул яулар да юк, Явыз Иван үзе дә юк, кызганычка каршы, заманында меңгә якын кеше яшәгән Кадымавыл үзе дә юк... Пара елгасы буена урнашкан бу борынгы татар авылын инде урман басып бара, анда- санда хуҗалары ташлап киткән өйләрнең