Что читать во время посещения могил родственников после Ает намаза?
«Фатиха сүрәсе»
Әүзү билләһи минәш шәйтаанир раҗийм. Бисмилләәһир рахмәәнир рахийм.
Әлхәмдүлилләәһи раббиль ааләмийн.
Әр-рахмәәнир рахийм.
Мәәлики йәүмиддийн.
Иййәә кә нә'буду вә иййәә кә нәстәыийн.
Иһдинәс сырааталь мүстәкыйм.
Сырааталләзийнә ән'амтә аләйһим.
Гайриль мәгдууби аләйһим вәлә ддаааллийн.
Әмин.
Бисмилләәһи рахмәәнир рахийм.
Әлиф ләәәм мииийм
Зәәликәль китәәбү ләә райбә фиийһ.
Һүдәллиль муттәкыйн
Әлләзийнә ю'минүүнә биль гайби уә юкыймүүнәс саләәтә уә миммәә разәкнәәһүм юңфикуун
Уәлләзийнә ю'минүүнә бимәә үңзилә иләйкә уә мәә үңзилә миң каблик, уә биль әәхырати һүм ююкынүүн
Үләәикә аләә һүдәм мир Раббиһим уә үләәикә һүмүль муфлихуун.
Бисмилләһи рахмәәнир рахийм.
Куль һүвә Аллаһү әхәд. Аллаһүс самәд. Ләм йәлид вәләм йууләд. Вәләм йәкүлләһүү күфувән әхәд. - 3 раза
Сәдәкаллаһуль азым.
Сүбхәәнә Раббикә раббиль ыззәти аммәә йәсыфуун. Вә сәләәмүн аләль мурсәлийн. Вәльхәмдү лилләһи раббиль ааләмийн.
Багышлау
Йә Раббым, Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне сүрәләрне, барча кимчелек-хаталарын гафу кылып, Үзеңнең олуг фазлың һәм киң рәхмәтең белән кабул ит. Әҗер-савапларны бөтен галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү аләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл.
Атабыз Адәм аләйһиссәләмнең һәм анабыз Һавва радый Аллаһү анһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм аләйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән бөтен Пәйгамбәрләрнең, Рәсүлләрнең, шаһидләрнең, заһидләрнең, абидләрнең, әвлияларның, барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл.
Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл.
Бездән дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарыбызның (әти-әниләремнең, әби-бабайларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәребезнең исемнәрен әйтергә була).
Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл.
Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.
Йә Раббым, илебезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл.
Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка.
Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.
Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.
Өйләнмәгәннәргә өйләнергә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.
Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңеллек белән насыйп ит.
ахыргы сулышта соңгы сүзебез – “Ләә иләәһә илләлааһ. Мүхәммәдүрасүлүллаһ.” дип иман белән дөньядан ахирәткә күчәргә насыйп ит, актык урыннарыбызны җәннәттә кыл.
Раббәнәә әәтинәә фиддүнийәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйраати хәсәнәтәү үә кыйнәә азәәбән нәәр. Әмин!