Фильтр
Все темы
Файдалы киңәшләр
добавлена 24 августа в 11:48

Теш пастасы чистарта

Краннарны теш пастасы яхшы ялтырата, ул тутыкмас корыч өслекне чистартырга әйбәт. Теш пастасын үтүкне чистарту өчен дә куллана аласыз.
  • Класс!21
Файдалы киңәшләр
добавлена 19 августа в 20:44

Базны ничек әзерләргә?

Яшелчә салганчы базны чистартырга, йогышсызландырырга кирәк. Стеналарын һәм киштәләрне бакыр купоросы кушылган яңа сүндерелгән известь эремәсе белән агартырга (10 л суга 2 кг известь, 200 г бакыр купоросы салырга). Ике кат агартсагыз, тагын да яхшырак.
Яшелчә әрҗәләрен 10 %лы бакыр яки тимер купоросы белән йогышсызландырырга була. Кояшта киптерергә.
Баз, подвал идәне җир икән, коры известь, һичьюгы көл сибегез. Бу эшләрдән соң базны ачып җилләтергә кирәк.
Күкерт шашкасы яндыру күгәрек гөмбәчеге һәм бөҗәкләрдән котылырга булыша. Бу вакытта базда металл әйберләр калмаска тиеш, ул аларны күгәртә.
  • Класс!87
Файдалы киңәшләр
добавлена 12 августа в 11:17

Яшелчәләр киптерәбез

Кышка яшелчәләрне киптереп куярга да була. Киптерелгән яшелчәләр барлык файдалы үзлекләрен саклый, урынны күп алмый.
Кишерне чистартып, түгәрәкләп яки саламлап турарга. Тәмен һәм төсен сакласын өчен, 15 минутка кайнар суга салып йомшартырга һәм шундук салкын суда суытырга кирәк. Суын саркытып корыткач, 60 °Ста киптерә башларга була. 9,5 кг кишердән 1 кг киптерелгәне чыга.
Баллы борычны орлыкларыннан чистартырга, 5-6 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. 2-3 минутка кайнар суга салып алырга һәм салкын суда суытырга. 10-12 кг баллы борычтан 1 кг киптерелгәне чыга.
Баклажанны юарга, теләк буенча кабыгын чистартырга да ярый. Турарга һәм әчесе чыксын өчен 15 минут тоз сибеп то
  • Класс!28
Файдалы киңәшләр
добавлена 8 августа в 11:26

Ташкабакны туңдыралармы?

Кышка күп хуҗабикә ташкабакны кабыгы катыланганчы үстереп, кабак кебек саклый. Әмма картайган ташкабакның тәме яшеннән күпкә аерыла. Яшь ташкабакны туңдырып куя аласыз, аның витаминнары, файдалы үзлекләре сакланачак.
Ташкабакны турап, тозлы кайнар суда 2-3 минут пешекләп алырга кирәк. 1 л суга 1-2 чәй кашыгы тоз кушарга. Шундук дуршлагка бушатырга һәм өстенә салкын су агызырга. Салфеткага таратып, бераз киптерергә һәм пакетларга тутырып, туңдыргычка куярга кирәк. Туңдыру өчен зип-пакет (замоклы пакет) уңайлы.
  • Класс!64
Файдалы киңәшләр
добавлена 1 августа в 04:40

Банка стерильләштеребез

Банкаларны микродулкынлы мичтә стерильләштерергә була. Моның өчен банка төбенә 1-2 см биеклектә су агызып, 2-3 минут җылытырга кирәк.
  • Класс!42
Файдалы киңәшләр
добавлена 29 июля в 11:14

Крыжовниктан мохито

Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага 0,5 литрлы банка крыжовник, 1,5 стакан (200 граммлы) шикәр комы, ярты лимон яки әфлисун, 3 мелисса яисә бөтнек ботагы кирәк. Банкага крыжовник, бөтнек яки мелисса, лимон яисә әфлисунны түгәрәкләп турап салырга. Шикәр комы өстәргә һәм кайнар су агызырга. Калай капкач белән ябып, шикәре эреп беткәнче банканы тәгәрәтергә.
Банкаларны әйләндерергә һәм калын итеп төреп суытырга.
Яшел крыжовникка — лимон, кызыл, карасына әфлисун яхшырак туры килә.
  • Класс!290
Файдалы киңәшләр
добавлена 22 июля в 07:41

Кеданы агартабыз

Ак кеда бик тиз соры төскә керә. Аны агартып карарга була. Табанындагы пычракны юарга. Сабынлы су ясарга, азрак чәй содасы өстәргә. Резинкалы урыннарын һәм табанын шушы эремә белән ышкып чистартырга була.
Суга ак керләр өчен чыгарылган кер порошогы кушарга. 2:1 исәбеннән аш серкәсе өстәргә һәм кеданы шушы эремәгә салып, 30 минут тотарга кирәк. Щетка белән ышкып юарга һәм саргылт таплар калмасын өчен яхшылап чайкарга.
  • Класс!57
Файдалы киңәшләр
добавлена 19 июля в 05:00

Нинди йомырка файдалырак?

Күп кеше көрән кабыклы йомырка файдалырак дип уйлый. Чынлыкта аның кабыгы нинди булу мөһим түгел. Ул көрән, ак, хәтта зәңгәрсу, яшькелт тә булырга мөмкин. Аларны төрле токымлы тавыклар сала, аерма шунда гына.
Йомырканың файдалы үзлекләре, туклыклылыгы тавыкны ничек ашатудан тора. Ак кабыклы йомырка тизрәк ватыла, көрәненең кабыгы ныграк, диләр. Монда да бәхәсләшергә мөмкин. Йомырка кабыгы йомшак булу — тавыкка кальций җитмәү билгесе.
• Йомырка 7 көн генә диетик санала. Аннан соң аның туклыклы матдәләре кими башлый.
• Гадәттә, эре йомырка сайлыйлар. Кечкенәләрен чебиләр, яшь тавыклар сала, аларның файдасы күбрәк, ди белгечләр.
  • Класс!104
Файдалы киңәшләр
добавлена 16 июля в 04:40

Сөтле шакмак

Хәзер күп кешенең сыеры юк, ә чәйне сөт белән эчәсе килә. Өйдә сөт һәрчак булсын дисәгез, туңдырып куегыз.
Сөтне боз формаларында туңдыру уңайлы. Бер шакмак бозлы сөтне алырга һәм чәй, кофега саласы гына кала. Туңдырылган сөтне 4 ай саклап була.
  • Класс!79
Файдалы киңәшләр
добавлена 13 июля в 05:05

Төшен алабыз

Сарымсак изгечнең элекке модельләренең тоткычында чия төшен алу җайланмасы бар.
Аның бер ягында чия кую өчен чокыр, икенче ягында очлы кадагы бар. Бу җайланма чикләвек ватарга уңайлы.
  • Класс!23
Файдалы киңәшләр
добавлена 10 июля в 03:40

Кишер чистарту

Яшь кишерне йомарланган фольга белән ышкып чистартырга була.
  • Класс!12
Файдалы киңәшләр
добавлена 7 июля в 15:49

Файдалы кура җиләге кайнатмасы

1 кг кура җиләге, 1,5 кг шикәр комы.
Кура җиләгенә шикәрнең 2/3 сен салып, төн буе тотарга. Ул арада җиләк сок бүлеп чыгара. Иртән согын башка кәстрүлгә агызырга һәм кайнатырга куярга. Калган шикәр комын өстәп, кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Күбекләнми башлагач, плитәне сүндерергә. Ширбәт бераз суынгач, кура җиләген салып, сүрән утта 5-7 минут кайнатырга.
Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.
Бу кайнатмада җиләк изелми, витаминнары саклана.
Кура җиләге кайнатмасы салкын тигәннән файдалы, температураны төшерә, чөнки кура җиләгендә табигый ацетилсалицил кислотасы бар. Температураны төшерү өчен көнгә өч тапкыр 1
  • Класс!274
Файдалы киңәшләр
добавлена 3 июля в 05:35

Маринадка нинди тәмләткечләр кушарга?

Тозланган, маринадланган яшелчәләр тәмле булсын, яхшы саклансын өчен, тәмләткечләрне белеп кушарга кирәк.
Керән яфрагы һәм тамыры — яшелчәләрне кетердәп тора торган итә, үзенчәлекле тәм бирә.
Чия, кара карлыган яфрагы — үзенчәлекле тәм бирә, яшелчәләрне тыгызландыра. Тозлыкка әче тәм кермәсен өчен, 3 л лы банкага 2 шәр яфрак җитә.
Лавр, сельдерей яфрагы — үзенчәлекле тәм, чамбыр (тимьян), канәфер хуш ис бирә.
Майоран— маринадның саклану вакытын озынайта.
Сарымсак — маринадның тәмен яхшырта. Яшелчәләр йомшармасын өчен, 3 л лы банкага 2 тырнактан артык кушмагыз.
Укроп башы, кишер яфрагы — хуш исләндерә, баллы тәм бирә.
Гәрчич — әчкелтем тәм кертә, п
  • Класс!36
Файдалы киңәшләр
добавлена 30 июня в 04:40

Жиләк туңдырабыз

Күп хуҗабикә җиләкләрне туңдыруны өстенрәк күрә. Туңдырылган җиләк-җимеш А, С һәм В төркеме витаминнарын саклый.
Туңдыру өчен тулысынча өлгергән, әмма йомшармаган җиләк кирәк.
🍓 Җиләкләрне салкын суда сак кына чайкарга һәм таратып киптерергә.
🍒 Коры чиста җиләкләрне пластик контейнер яки ябыла торган зип-па-кетларга тутырып, туңдыргычка куярга. Болай туңдыргычтан ис сеңми. Пакетта һава калмаса яхшы. Пакет авызына коктейль таякчыгы тыгып, андагы һаваны суырып алырга була.
🍇 Пакет, контейнерга җиләкләрне бер тапкыр кулланырлык кына итеп салыгыз. Эретеп, кабат туңдырганда аның тәме, формасы бозыла, витаминнары югала, зарарлы микроорганизмнар үрчи башлый.
🍊 Туңдырылган
  • Класс!33
Файдалы киңәшләр
добавлена 27 июня в 12:52

Сарымсак чәчәк атмасын

Июнь азагы-июль башында сарымсак чәчәк атарга әзерләнә, аны өзәргә кирәк. Юкса үсемлек бар көчен орлыгын өлгертүгә бирә, ә төбен үстерергә соңара.
Сарымсакның чәчәк кыягын бөтерелә башлаганчы өзү дөрес. 10 см озынлыкта үскәч, кисеп чыгыгыз. Үсемлеккә зыян килмәсен өчен моны кояшлы иртәдә кайчы яки секатор белән эшләгез. Кояшта җәрәхәт тиз кибә, гөмбәле авырулар куркынычы тумый. Берничә төптә чәчәк кыягын өзми калдырырга була. Ул — сарымсакның өлгерү барометры. Аның вак орлыкларны җыйган элпәсе ачыла башласа, сарымсакны казырга вакыт. Ул орлыкларны көзен утыртып калдырыгыз, болай сортны яңарта алачаксыз. Сарымсакның орлыгын 3 ел саен яңартырга кирәк.
  • Класс!133
Файдалы киңәшләр
добавлена 17 июня в 14:43

Төрле кинәшләр

✔ Зәйтүн маен ике елдан артык сакларга ярамый.
✔ Балыкны үсемлек мае һәм атланмай катнашмасында кыздырсагыз, тәмлерәк булачак.
✔ Кыздырганда суганга аз гына шикәр комы сипсәгез, ул үтә күренмәле алтынсу төскә керә.
✔ Чөгендер пешкәндә матур төсен сакласын, тәмлерәк булсын өчен, суына аз гына шикәр комы яки алма серкәсе өстәргә кирәк.
  • Класс!49
Файдалы киңәшләр
добавлена 7 июня в 09:50

Консерв тамгасы

Консервның нәрсәдән ясалуын белү өчен, маркировканы тикшерергә кирәк.
М — сөт продукциясе; А — ит; К — җиләк-җимеш; Р — балык (1Р — балык яки диңгез ризыклары, 2Р — краб).
  • Класс!43
Файдалы киңәшләр
добавлена 31 мая в 16:12

Перчатканы үзебез ясыйбыз

Бер тапкыр кулланыла торган перчатканың гел кирәк чагы. Аны полиэтилен пакеттан үзегез ясый аласыз. Моның өчен полиэтилен пакет (чүп пакетын да кулланырга була), электр паяльнигы, фломастер яки маркер, кайчы кирәк.
Пакетны өстәлгә тигезләп җәяргә, кулны куеп, маркер белән сызарга. Өлгене кулдан 5-7 мм га зуррак итеп ясарга. Сызык буенча кызган паяльникны йөртергә. Ул пленканы эретеп ябыштырачак.
Перчатканы тигезләп кисәсе генә кала.
  • Класс!28
Файдалы киңәшләр
добавлена 26 мая в 14:46

Озак сакламагыз

Йодлаштырылган тозны күп итеп алмагыз. Ул бозылмый, әмма андагы йод акрынлап очып бетә.
Тозны ачык савытка салып куйсагыз, андагы йод 4 айдан, пакетта 7-8 айдан бетә. Пешергәндә дә йод таркала. Шуңа мондый тозны әзер ризыкларга кушу өчен генә куллану дөресрәк.
  • Класс!24
Файдалы киңәшләр
добавлена 22 мая в 07:22

Фунчоза ни ул?

Фунчоза — Азия илләрендә кулланыла торган токмач, аны икенче төрле “пыяла токмач” дип йөртәләр.
Коры чакта фунчоза дөге токмачына охшаган, пешкәч, пыяла сыман үтә күренмәлегә әйләнә. Аны мунг (маш) борчагы крахмалыннан ясыйлар. Кайчакта фунчозаны дөге токмачы дип ялгышалар. Алар охшаш, әмма дөге токмачы пешкәннән соң да ак булып кала.
Фунчозага кайнар су коеп, 4-5 минут тоту җитә. Калынрагын кайнар суга салып, 3-4 минут кайнатып, суын саркыталар.
  • Класс!35
Показать ещё