Нинди матур ул сүз,
Кемгә әйтим, хәзер ул сүзне?!
Авылыма кайтам сине сагынып,
Калган сыман кайнар эзләрең.
Чыңлый колагымда, саклыйм йөрәгемдә
"Кызым" дигән назлы сүзләрең.
Искән җилләр алып килер кебек,
Миңа булган шелтә сүзләрең.
Минем киләчәкне алдан юрадың син,
Серле көзге булды күзләрең.
Уелып калган синең эзләреңдә,
Үкси-үкси җилләр елады.
Иелделәр җиргә ак каеннар,
Йөрәккәем ничек чыдады?!
Күк йөзендә сүнде якты йолдыз.
Йөрәгемдә бушлык, караңгы.
Бәхетемне, әни, алып киттең,
Ялгыз иттең газиз балаңны.
Күпме язам, күпме уйлыйм,
Оныта алмам инде гомергә.
Аңласам да яшәү мөмкин түгеллеген
Синең белән, әнием, гел бергә.
Әйтә идең, әнием, "бәхетле бул,
Ялгышма син, кызым, ялгышма".
Үзең эзләп тапсаң, бәхетсезлек
Сылтап булмый, диеп, язмышка.
Бәхил бул син, әнием! Кичер мине.
Күңелләрем сүнде, сүрелде.
Син иркәләп сөйгән күзләремнән
Мөлдерәмә яшьләр түгелде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13