Предыдущая публикация
Әнкәй синсез язларны
Бигрәкләр дә юксынамын
Йомшак кулың назларны
Хәлеңне дә белеп булмый
Анда барыр юк юллар
Сине кайтарып булмый шул
Акса да кире сулар
Балалар да үсеп җитте
Тик әни син юк янда
Сурәтеңне гел карыймын
Күземнән яшьләр тама
Синең истәлегең итеп
Яран гөлләр үстерәм
Уйларымнан һич чыкмыйсың
Күз яшьләремне түгәм😢😢😢
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 24