Бүген әниемнең туган көне...
Авыр бушлык күңелдә...
Нидән башларга да белмим сүзне...
Яшьләр тама күзләрдән...
Теләр идем бүген әни сиңа
Сәламәтлек,озын гомерләр...
Яратам дип үбеп кочар идем,
Рәхмәт әйтеп барсы өчен дә...
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп,
Сөендерер идем сине тагы да!
Барыбыз да бергә җыелышып,
Кунак булыр идек табында...
Әниииии,әниеееем туган көнең белән,
Газизем син минем,кадерлем!...
Сагындым бит сине,бик сагындым!
Шундый килә сине курәсем!...
Ниләр телим сиңа әни бүген?
Нәрсә әйтим,узәк өзелә....
Әйтегезче,бу хәсрәттән
Бу яралар кайчан төзәлә???
Төзәлмәс ул инде беркайчан да
Мәңгелек ул яра,гомерлек...
Синең рухыңа дип дога кылам,
Кабул булсын-бары шул теләк...
Әни бәгърем,урыннарың булсын
Оҗмаһларның иң-иң түрендә!
Асылкош булып сайра син,
Җәннәтләрнең аяз күгендә!
Җаның тыныч,рухың шат булсын,
Җиңел булсын авыр туфрагың,
Тар каберең киң,гүрең якты булсын,
Тыныч йокла әнием-җаным...
Инде 6 ай үтте синсез әни,
Аккан судай үтә гомерләр.
Юксынамын сине,җаным елый,
Бигрәк авыр синсез яшәүләр...
Төшләргә кер безгә ешрак әни,
Ишетәсе килә синең тавышны!
Төштә булса да кысып кочар идем,
Онытып әзрәк кайгы-сагышны...
Безне күкләрдән кузәтәсеңдер,
Без генә тик сине күрмибез.
Синең турыда бит бер хәбәр дә,
Кызганычка каршы,белмибез...
Туган конен, белэн эникаем...🙏❤️😭😭😭
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8