Предыдущая публикация
Булмә почмагында агач сандык
Әле тора күзем алдында
Бик кирэкле иде әниемә
Үзе әле исән чагында.
Сандыгының йозагы да
Капкачында торды эленеп,
Сандык өстенә өйгән ястыклары,
Мендәрләре торды өелеп.
Ул чакларда безнең әбекәйләр,
Үлемтеккэ җыйды әйберләр,
Сандык тобен алар тутырдылар
Тастымал,яулыклар,кәфеннәр.
Нафталин исе ачкач сандыкны
Ботен бүлмәгэ таралды ,
Сандыкта яткан карточкалар,
Документлар инде саргайды,
Уйлап торам безнең җитә вакыт,
Хәзер модада юк сандык,
Кәфенлекләр хезер әзерләмиләр
Сандыксыз хәзер калдык.
Хәзер безгә акча гына кирәк
Мендәр тышлыгына тутырып,
Пенсияңне шунда салып куйсаң
Утырмассың башың катырып.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев