Предыдущая публикация
Әз акчаны тотып карагыз
Тэмле ашап ,матур киенәм дисәң
Акчасыз бит бик тиз каласыз.
Кием инде безгэ куп кирәкми,
Ашарга да артык ашалмый,
Пенсиягә чыккач ,акча алгач,
Унбиш көнгә дә ул җитәлми.
Пенсияләр ,газлар, утлар белән
Әйтерсеңдә чыкты ярышка
Кибетләрдә арттылар барсын
Кыйммәт хәзер. Һәрбер азыкта.
Олыгайган саен расходлар да безнең
Яшькә карап ул да үзгәрә,
Сәләмәтлек китә тәнебездән,
Авыртуга кирәк түзәргә.
Больницада,аптекада хәзер
Эшкә кергән кебек йөрибез
Монысы авырта тагы монсыдип
Врачлардан дару сорыйбыз.
Ничек яшисез сез пенсионерлар
Акчаларны ничек җыярга?...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев