Таһир абыйның күршесендә Гөлгенә әбинең йорты. Йорт хуҗалары турында дөрес язмавым да бар. Бу йорт ике яклы булды, дип истә калган. Гөлгенә әби Верх-Ирень авылына тормышка чыккан. Шушы йортта Гөләзимә әби дә яшәде (ул Гөлгенә әбинең сеңелесеме, апасымы?). Тормыш иптәше дөнья куйганнан соң, Гөлгенә әби тагын авылга кайтып яши башлаган. Бу йортка Гөләзимә әби үзе генә яшәгән чагында кергәнем булды. Гөлгенә әби В-Ирень авылыннан кайткачтыр, мөгаен, Гөләзимә әби кызы Әҗмиләнең гаиләсе белән Мубаракша бабайның йортына күчәләр. Гөләзимә әбинең кызлары Фәйхүнә (Октябрьскийда яшәде), Фәгия (авылга кайтып та яшәгән иде), Әҗмилә. Әҗмилә апа авылда клуб мөдире булып эшләде Н.Рамильдән соң. Гөлгенә әбинең баласы булмады.
Гөлгенә әби яшәгән йортның өйкәртәсенә яңа йорт салып Мәснәви абый һәм Вәсилә апа Зинатовлар яшәделәр. Мәснәви абый клуб мөдире булып эшләде, баянист та булды. Колхозда комбайнер, бригадир булып эшләгән. Петропавловск сельсоветының секретаре да булган. Яңа колхоз оештырылгач кадрлар буенча специалист итеп куйганнар. Вәсилә апа бозаулар караган, мәктәптә, интернатта идән юган. Ничәнче елныдыр Мәснәви абый, Вәсилә апа, Гәтия апа (тагын кемнәрдер) авыл хуҗалыгы алдынгылары булып Грузиягә барып кайтканнар.
Гаиләдә 4 кыз туып үсте: Земфира, Гөлшат, Энҗе, Рәмилә. Барысы да югары белем алдылар. Гөлшат белән Рәмилә тормышларын медицинага багышладылар, ә Земфира һәм Энҗе, укытучыга укып чыгып, балаларга белем-тәрбия бирүне үз тормышларының төп максаты итеп куйдылар. Земфира күп еллар мәктәп директоры булды. Земфира Шаматов Вәсим белән авылда яшиләр. Вәсим дә шулай ук мәктәптә укытты (хәзер мәктәп ябылды).
Таһир абыйның бакча башында Максимов Сергей Павловичның йорты. Хатыны Сафия апа. Сергей абый озак еллар мәктәп директоры булып эшләде, история дәресен алып барды. Сафия апа татар әдәбиятен, җыр дәресләрен укытты. Сафия апа 1926 нче елда Олы Сарс авылында туа һәм шунда ук үсә. 4-5 яшендә әтисез кала. Ул гаиләдә төпчек кыз, бик көтеп алынган бала була. Сугыш елларында көзге пычракларда, кышкы бураннарда Голодаевка авылы аша җәяү йөреп Енапай мәктәбендә укый. Авылда, 15-16 яшьлегенә карамастан, яследә балалар карый. Аннан Кояноводагы педагогия училищесына укырга керә. Бу уку йортын тәмамлаганнан башлап лаеклы ялга чыкканчы - 40 елдан артык гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый. “Әниебез матур, ачык күңелле, бик тырыш, акыллы иде”, ди Раилә апа. Шулай булды да инде. Туган абыйлары Мөгиз, Хәмзә, Исмәгил. Мөгиз һәм Хәмзә абыйлары шулай ук укытучы һөнәрен сайлыйлар. Сергей абый белән Сафия апаның балалары: Раилә, Рамиль, Фәридә. Барысы да югары белем алдылар (пединститут, әти-әни һөнәрен сайлаганнар), читтә яшиләр. Раилә апаның мәктәптә эшләгән стажы 54 ел (молодец!), Октябрь мәктәбендә дә рус телен укыткан иде (хәзер “беренче мәктәп” дип атала). Фәридә күп еллар (40 елдан артык) Свердловск (Екатеринбург) каласының мәктәбендә укытты. “Безнең укытучылар династиясенең стажы 600 еллап бардыр”, дип әйтә Раилә апа (бу информацияне Раилә апа язды). Сафия апа мандолинада уйнарга оста иде. Мал-туар асрап яшәделәр. Сафия апа Сергей абыйга мәктәп эшендә дә, гаилә тормышында да һәрвакыт терәк булды. Алар олыгая килә Раилә апа яшәгән Красноуфимск каласына күчтеләр.
Соң булса да Сафия апага зур рәхмәтебезне белдерәсе килә. Башта безне 1-2 класста укытты, алга таба олы классларны укытырга күчте. Ул безнең классны калдыргач үзебезне ятим бала кебек хис иттек. Дәрес уртасында бармакларга упражнениеләр ясатып ала иде, партада ничек утырырга, ручканы ничек тотарга - ручканың очы кулбашка (иңбаш, явырынбаш) карарга тиеш, дип әйтә иде - шундый кагыйдәләрне башка сеңдерде. Беребез дә сул кул белән язмадык. Хәзер бит балалар арасында сул кул белән язучылар күп. Тагын бер вакыйга языйм әле. Әни кибеттә (үзебездән ерак түгел) эшләгән чагында Сафия апа килгән. Шул вакытта минем энекәшем Ильшат та әни кырында булган. Сафия апа әйткән: “Нигә мескен итеп йөртәсез малаегызны, операция ясатырга кирәк муенына”, дигән. Ильшатның 6 класста укыган чагы булган. Сафия апа әйткәннән соң энекәшем елап-елап энигә ялварган “Операция ясатыйк әле муенга”, дип. Әтигә әйтергә курыккан, ул усал булды. Бала гаепле түгел дә соң башы кыек булып туганга. Малайның кызларга да күз салу вакыты җиткәндер, кыенсынгандыр, “миңа карамаслар” дип. 1978 елның август аенда абые Нәсыйк каникулга кайткан вакытында алып киткән Ильшатны Пермьгә госпитальгә (больница түгел) операция ясатырга. Өстен алмаштырып кияргә кием биргәннәр, абые карап-карап торган да “Әйдә, Ильшат, кайтабызмы”, дигән. Монсы да каршы килмәгән, шулай итеп, операциягә калдырмыйча малайны кирегә авылга алып кайткан. “Кызгандым”, диде Нәсыйк, калдырырга. Шул ук елның декабрь аенда Азат абыйга ияреп китеп, Нәсыйк абые белән очрашып ул госпитальгә озатып куйган. Врач Хәлимә Ахметовна: “Бу малайга операцияне Армия сафларына алырлык итеп ясыйм”, дигән. Операциядән соң декабрь ахырында кайттылар, безгә керделәр. Күкрәк, арка, муен гипста (җиңсез свитер кигән кебек булган), карап торсаң - бик кызганыч. Тышта суык - 53 градус. Әти 3 көн авылга кайта алмады, Ильшат 2 атна бездә яшәде. Хәлимә Ахметовна сүзендә торды да. Ильшат Армия сафларына алынды (Мәскәү кырында хезмәт итте), хәрби училищены тәмамлап (Пермь каласында укыды) Красноярск, Красноуфимск калаларында, үзебезнең район хәрби комиссариатында хезмәт итте. Пенсия дә, квартира да алырга иреште. “Сафия апаның әйткәнен ишетмәсәм, башым шул хәлдә кала иде”, - ди энекәшем. Апаны күреп бик рәхмәт әйтергә уе булды да соң. Уйлаган уебызны вакытында эшләп җиткермибез бит, үкенечкә кала. Шуны әйтәсем килә, Сафия апаның кеше турында кайгыртучанлыгын, ярдәм кулы сузарга әзер булуын. Олы рәхмәтләребезне белдерәбез, урыны Оҗмахта булсын.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6