Әлмәт районының Шөгер авылында сугыш чорыннан бирле җир астыннан кара май суыралар. Төрле һөнәр ияләре тату һәм бердәм нефтьчеләр яшәгәнлектән, бот буе баладан кем була инде ул “нефтяник” дип сорасаң, шак катарлык җаваплар ишетәсең. Ул – геолог та, алар җир катламнарын, өйрәнеп тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр һәм табалар; бораулаучы да, нефть ятмаларын скважиналар бораулап, обсадлы колонналар урнаштыралар; мондажчылар да нефть качалкаларын, скважиналарын урнаштыралар, төзүчеләр; торба үткәрүчеләр дә – торбаны махсус казылган чокырларга урнаштырып, нефтьне кудыруга әзерлиләр; нефть чыгаручы, табучы, җитештерүче операторлар журналларга приборның күрсәткечләрен төшерәләр, күпме нефть табылганын барлыйлар , язып баралар икән бит.
Нурлан бала-чага түгел, җиденчедә укып йөри, шуңа ул нефтьчеләр турында тагы да күбрәк белә. Аларга ярдәм итүче һөнәр ияләре дә бар. Чөнки нефтьчеләргә инженерлар да, лаборантлар, диспетчерлар да, вахта йөртүче шоферлар да, ашарга пешерүче пешекчеләр, траншея казу өчен машинистлар, электромонтерлар һәм барлык төр һөнәр кешеләре нәтиҗәле, яхшы эшләүдә ярдәм итә.
Абыйсы авыр йөк машинасында шофер булып эшли. Сирәк кенә булса да, энесе бик үтенәч, үзе белән алгалый. Нурланның, абыйсы белән янәшә утырып, буравойларга нефть чыгару җиһазлары, станоклар, торбалар илткәннәре бар. Анда романтикалы тормыш кайный. Әтисе өйдә көн саен кара алтын турында, авыз ачып, селәгәй агызырлык, мавыктыргыч вакыйгалар сөйли:
- Иракта нефть промысле эзләрен моннан дүрт мең елдан да элек тапканнар. Димәк шул чорда ук нефтьчеләр яшәгән дигән сүз. Мәскәүдә аны XVI гасырда күрәләр һәм ”яна торган су” дип атыйлар. Бораулау скважиналары XIX гасыр урталарында күренә, алар нефть табуда кулланыла башлый. 1823 нче елга кадәр беркем дә, нефтьне чистартып, кәрәчин алып булганлыгын белмәгән.
Аннан сүзне эшенә илтеп ялгый:
-Эштә бик күңелле, бер-берсенә охшаган көннәр бездә сирәк. Көн саен берәр нәрсә килеп чыга: я галимнәр нефть табуның яңа ысулын уйлап таба, я үзебез җир маеның яңа чыганакларына тап булабыз... Эшебез ничек кенә күңелгә ятыш булмасын, куркыныч яклары да җитәрлек. Көне буе төрле механизмнар белән эш итәбез: бөтен нәрсә әйләнә, кисә, колак төбендә гөжли, төтен чыгара. Кайбер йөкләрнең авырлыгы йөз тоннага җитә. Җаваплылык зур. Нервлар һәм мускулларның көчле булуы таләп ителә.
Каникул чорында, кул астына кереп килгән улын, үзе белән эшкә ияртә. Мондый чакта егетнең түбәсе күктә тия, дөньясын оныта. Әтисе, бораулаучы мастер булып, еракка йөреп эшли. Вертолетта очып йөрүләр, кырыс табигать шартлары аңа тансык. Кайчак та көчле яңгыр, куе томан комачаулап, алмаштырырга смена вакытында килми кала. Өере белән чирки талый, елгада бит-кулыңны юасың, учакта пешкән бәрәңге белән шунда кайнаган чәйне эчеп, палаткага кереп йоклыйсың. Әтисеннән ул ир-ат кеше тормыш авырлыклары алдында каушап калмыйча, кирәкле эш белән шөгыльләнергә тиешлекне бәләкәйдән канына сеңдереп, спортсмен булып үсә.
Нефтьчеләр илебезне алга җибәрүчеләр. Күп кенә дәүләтләр шул кара алтын аркасында башка илләргә бәйле булып яши. Дөньяга һәрчак энергия кирәк. Дөресен генә әйткәндә, нефть белән газ – дөнья кендеге, энергиянең төп чыгаклары көннән көн кулланышта күберәк кулланыла. Аны тәэмин итү – нефтьчеләрнең бурычы. Нефтьчеләр кешелекнең киләчәген тудыручылар, дөньяны үзгәртүчеләр. Шуңа да Нурлан, укыганда ук, киләчәктә кем буласын хәл итеп куя. Сигезенчене тәмамлау белән, инженерно-экономик көллияткә, аннан техник университетның тау нефте факультетына укырга керә. Беренче курстан ук иптәшләре белән бергә нефть һәм газ табучы операторы вазыйфасын башкарып, вакытлыча эшкә урнашып, уч тутырып эш хакы алып, производство практикасы үтәләр, хезмәт стажы туплый башлыйлар. Аларга цех коллективының атмосферасы ошый. Чөнки үз һөнәрен яхшы белгән профессиональләр, сокландыргыч кешеләр бер гаиләдәгедәй дусларча сөйләшәләр, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, үзара ярдәмләшәләр, белгәннәре белән бүлешәләр. Бу матур сыйфат практикант студентларга да күчә. Университетны тәмамлаганда, Нурланның оператордан тыш, ЭНЦ (электро үзәкле суырткыч) ремонты буенча слесарь, буравойда бораулаучы ярдәмчесе тәҗрибәсе була. Нефть табу технологияләрен дә чамалый, геологлар белән аралашканлыктан, ул өлкә дә чит түгел.
Ватанны кулга корал тотып кына сакламыйлар. Акыл көчен һәм талантын үзләре җитәкләгән предприятиене үстерүгә юнәлтүчеләрне дә, төрле табигый шартларда бораулау скважиналарында хезмәт куючыларны да Ватан сакчылары диләр. Шулай булуга карамастан, диплом алуга, Нурланны хәрби бурычын үтәргә чакыралар. Бу хәбәрне көтеп йөрсә дә, повестьканы кулга алгач, аеруча сөенә. Күңел кылын чиртеп, үзеннән үзе көй туа, көтмәгәндә, каяндыр сүзләре дә ихтыярсыздан тел очына килә:
Узып китте бу универ тормышы,
Армиягә илтте гомер агышы.
Узар бер ел, күкрәк киереп,
Кайтырмын исән-сау йөреп.
Ул биленә солдат каешы буа, башкалар белән бергә солдат шулпасы чүмерә, увольнениягә йөри. Дембельгә санаулы көннәр калгач, әти- әнисенә бүләк, туганнарга күчтәнәч алырга, шәһәргә чыккан старшина билгеләнгән сәгатькә частькә кайтырга соңлый. Кул күтәреп, узгынчы машиналар туктатудан башка чара калмый. Каршысына начальниклар гына йөри торган кара Волга килеп туктый. Рульдә саргылт чәчле; хамелеон карашлы; аңламассың, әллә яшькелт, әллә сыек зәңгәр күзле; казныкыдай тигез, ап-ак тешләрен балкытып, гел елмаеп торган чая кызкай. Кырына кереп утыргач, гомер булмаганны, югалып калган егет, каушый-каушый, килеп туган хәлне аңлата. Гел шунда барып йөргән диярсең, сүз боткасы пешкәнче, Галя аны частьның капка төбенә китереп куя. Кесә телефонының яңарак чыккан мәле. Күпмегә соңга калганын белергә, телефоныннан вакытны караган пассажирын, мактана дип уйлап, эре чирттерде, сузган илле сумны алмыйча:
-Телефон номерыңны бирсәң дә җитә, акчаң кирәкми, – ди, карашын үзәккә казап, уенын-чынын бергә кушып.
Егет сөенә-сөенә номерын бирә. Икенче ялны кыз, шалтыратып, кинога чакыра. Алланың барлыгына беренче тапкыр нәкъ шул чакта, чын-чынлап ышана старшина. Ышанмаслыкмыни. Бәхет дисәң – бәхет. Йөрәге күкрәгеннән чыгам-чыгам диеп биесә дә, атна саен увольнительный сорарга кыюлыгы җитмәгән Нурланның кулына шәһәрдә йөрергә рөхсәт кәгазе тоттырып, командиры офицерлар йортындагы китапханәгә йомыш белән җибәрә. Дембельгә әзерләнгән старшинаның башында яшел каймалы фуражка, өстендә парадка кия торган китель, погонында буйга тагылган ялт – елт итеп торган киң сары тасма, аякта яңа гына кремланган, тиредән тегелгән елтырыйк кара ботинка, авызда куанычтан колакка җиткән елмаю, эчтә – күңел төбендә туган яктагы Чулманныкыдай аңлаешсыз дулкынлану. Частьның яшел автобусыннан төшеп, китапханәгә керүгә, аны икенче бәхет сагалый. Биек үкчәле кара түфлиле, кыска итәкле, өрсәң очарга торган җиңел алсу күлмәкле китап алып- биреп торучы кызның Галя булуын зәңгәрме, яшелме икәнлеген аңлаешсыз, үзәккә казап карый торган күзләреннән таный. (Егет очрашуның махсус оештырылганын беркайчан да башына китерми, Алла барлыгына ышанып яши.)
Нурланны тантаналы рәвештә беренче партия кайтучы дембельләре белән, тигез булып тезелгән иптәшләре алдына чыгарып, Туган илнең тынычлыгын сакларга боерык биреп, кайтыр юлына поездга билет тотырып, запаска озаталар.
Күлмәге төсендәге бәләкәй сумкасын тотып, тиз вакыт эчендә, көтмәгәндә йөрәгенең түренә кереп оялаган Галя, хушлашырга, перронга килә. Вокзал бинасы эчендәге ресторанга кереп утыралар. Вафли белән сөтле чәй эчә-эчә, күптәнге танышлардай өстәл артында татарча сөйләшәләр. Нурлан аңа чын татарча исеме белән Галия дип эндәшә.
-Галия, эшкә урнашкач ук, килеп алам.
-Нурлан, син кайтып җитү белән, онытырсың инде. Кайчан эшкә урнашасың әле.
-Кайту белән, мине эштә көтәләр. Син көтәрсеңме?
-Икеләнгәч, хәзер үк алып кит, Нурлан.
-Син инде бигрәк, Галия. Мин бүгеннән моңа әзер түгел. Өйдәгеләр белән киңәшләшәсе булыр. Сиңа да әти-әнинең фатихасын алу кирәгер...
- Син бүген үзеңә охшамагансың. Озак уйлыйсың, күп сөйлисең, Нурлан.
Сүзләр дә, сәгать уклары да гел бер тирәдә әйләнсә дә вакыт алга чаба. Алга йөгергән вакытны күпме күздән яздырмаска тырышмасыннар, ашыга-ашыга чыгуларына, поезд, ирештергәндәй, борын төпләреннән койрыгын күрсәтеп китеп барды. Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр. Икесенә дә кыен.
Вокзал буенда, күпмедер балталары суга төшкәндәй, тапанып торганнан соң, Галияләрнең часть кырында урнашкан, (яңа күзе ачылган йомшак песи баласын искә алмаганда) буш квартирларына кайттылар. Старшина булачак кәләшнең әтисе белән хезмәт иткән частеның командиры бер үк кеше икәнлеген диварга эленеп торган фотоны күрү белән аңлады. Хуҗалар туган яклары – Башкортостанга отпускага кайтып киткән. Төн яшьләрнең язмышын хәл итте. Иртәгәсен, башлы-күзле булып, үзләре белән берьюлы соры, сары, ак төсле булган песине дә алып, Әлмәт ягына юлга чыктылар.
Татарстанның нефть башкаласы булган яшь Әлмәт яңа туган гаиләне, сагынып көтеп торса да, алар биредә озакка тукталмады. Анда республикада табылган нефтьнең яртысын бирүче нефть-газ чыгару идарәләре урнашса да, шәһәрдә нефть промыселлары җиһазларын ремонтлау заводы, Россиядәге бердәнбер спираль җөйле торбалар заводы һәм башка предприятиеләр эшләсә дә анда калмадылар. Шөгердә әти-әниләрендә атна-ун көн чамасы кунак булгач, туй кызыллыгы уңганын да көтмәстән, ымсындыргыч Сахалин утрауларына барып урнашып, шуннан нефть эзләргә уйладылар. Яшь гаилә башлыгы, ялгызы гына китеп, ныклап урнашкач, хәләлен кайтып алмакчы иде. Энәгә күзләнгән җеп сымак, гомер буе әнисенең әтисеннән калмый, частьтан частька ияреп йөргәнен күреп үскән Галия ризалашмады. Дөньяны су басса да кайгырмас үрдәкләрдәй, хыялларына тугры калып, икесенә, башлап дөнья көтәргә, бер чемодан байлык төяп, кәрзиннәренә бәхет килүгә юралган, берьюлы өч төскә ия песиләрен салып, акчаны көрәкләп алырга ниятләп, таныш булмаган якка яшьлек канатларын кага-кага очтылар.
Нефтегорский кочак җәеп каршы алды. Белгечләр килүгә, нефтьчеләр өчен бишәр катлы ун җиде махсус торак “хрущевка”, бик зур булмаса да икешәр катлы дүрт балалар бакчасы, мәктәп, клуб, хастаханә бар. Нефтегорский, әллә ни зур түгел, бик җыйнак, күңелгә ятышлы, киләчәге өметле шәһәрчек. Барлыгы өч меңнән артык кеше яши. Барысы да бер-берсен беләләр. Җир җимереп эшләп кайткач, җеп өзәрлек хәл калмаса да, йорт алдына икенче тормыш башлана: зур компания булып, җыелып чыгып утыралар. Уен да көлеш, шау-шу, дус-тату, күңелле һәм киләчәккә матур планнар белән яшиләр. Күбесенең укучы балалары бар, шәһәрнең яңа, иркен бердән-бер мәктәбендә белем ала.
Бу урынга ияләнеп бетүгә, Нурланны “Оханефтегаз” начальнигы Гани Гайсинович Гилаев үз канаты астына алды. Ул Россиядә билдәле шәхес. Гани Гилаев АО”Самаранефтегаз”ның генераль директоры, ягулык һәм энергетика Министерствосының Атказанган хезмәткәре, ягулык-энергетика комплексының РФ Почетлы хезмәткәре, Почетлы нефтьче, РАЕН академигы, техник фәннәр докторы. Гани Гайсинович җитәкчелегендә эшли башлау белән, Нефтегорскийдан туксан километр ераграк урнашкан Оха шәһәреннән квартира бирделәр. Нефтегорскийны, күптән түгел, танышып, дуслашкан туганнарыдай якын дусларны калдырып, яңа урынга күченергә туры килде.
Охага килеп урнашуларына да тиздән ярты ел. Галия әни булырга әзерләнә, декрет ялында, буш вакыты күп: тегә, бәйли чигә. Ирен очындырып, юк кына нәрсәдән телеңне йотарлык тәмле ризыклар әзерли. Шәһәрнең башка кешеләре сымак юмарт күңелле, тәмләткечләре белән күршеләрен дә сыйлый. Үзе шикелле өйдә утыручылар, бик теләп, аның һөнәрен үзләштерә: пешерергә, тегәргә, бәйләргә өйрәнә. Туасы бәләкәченә зәңгәр җептән карап кына торырдай матур костюм, башлык, носкилар бәйләп куйды. Нурлан, сөйгәне бәбәй алып кайтыр вакытка чамалап, чираттагы озын ялын алмакчы. Аннан Татарстанга кайтырлар. Бәләкәч Әлмәттә туар. Ике яклап әти-әниләрен шатландырырлар. Телефоннан сөйләшеп сагыну басылмый. Ике ай чамасы көтәсе бар. Бүген егерме сигезенче май, айның соңгы якшәмбесе, мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме. Кыш китәргә ашыкмый, тышта кар тирән һәм суык әле. Ирен дүрт күз белән көтеп алсы булмады, гадәттәгедән иртәрәк кайтканлыктан, кичке аш пешеп өлгермәгән иде. Керә-керешкә Галиясенең корсагын сыпырып, җан кереп, төрле яклап тыпырчынып тибешкән туасы кешене иркәләп алгач, хатынының эшенә сокланып:
-Әнисе, син гел зәңгәрдән бәйләгәнсең, малай алып кайтырсың, могаен.
-Кибеттә кызыл җеп очрата алмадым, шуңа шулай килеп чыкты.
-Акланма, тибешүенә караганда, малайга охшап тора, һич тик тора белми. Тугыз айлык булса, ничек түзәрсең?- дип елмайды. Кичке ашны бергә әзерләделәр. Авыр эш киемнәрен салып, өйдәгеләрен киеп, алъяпкыч бәйләп алган баһадир гәүдәле иренә күңеле эрегән Галия аеруча сокланып карады. Ашарга утырдылар. Мыраубикәгә дә сөт салдылар. Ул да әни кеше, өч йомшак йомгагы бар. Сөтен эчеп бетергәч, тынычсызланырга тотынды. Балаларын, җилкәләреннән йомшак кына кабып, ишек төбенә ташыды, тышка чыгаруны сорап, ишекне тырный, кычкыра, ят тавыш белән чиный. Ничек итсә итте, йомгакларын тышка алып чыгып китте.
Аяз һәм тыныч кич. Шомланырлык, куркырлык сәбәпләр юк. Сыенышып йокларга яттылар. Төн уртасында күрше бүлмәдә, лапылдап, шкаф белән телевизор идәнгә килеп төшкәне ишетелде. Дөпелдәгән тавышка сискәнеп уядылар, җир тетрәгәнлекне шунда ук аңлап алдылар. Галиянең вакытыннан алда суы китте. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, улын тудырды. Дәваханәгә барып җиткәндә, тагы бер малае якты дөньяга аваз салды.
1995 нче елның 28 нче маенда урындагы вакыт белән 1: 04 тә Сахалин утравында коточкыч җир тетрәү була. Охада Рифтере шкаласы 7,6 магнитудны күрсәтә. Җир тетрәү Нефтегорскийда магнитуда 9 балдан югарырак булып, ун җиде секунд эчендә бөтенләе белән аны юкка чыгара, ике меңнән артык кешене юк итә, ике триллион сумнан күбрәк зыян китерә.
Таң белән Охадагы краннарны, техниканы, кешеләрне җимерелеп җир астында калучыларга ярдәмгә җибәрәләр. Анда коточкыч мәхшәр: җимереклекләр, газүткәргеч торбалар ватылып ярылганнан чыккан янгын, җир белән тигезләнгән, йомычка өемедәй өелеп яткан, җимерек йортлар. Аркылы-торкылы бетон астында исән калган кешеләрнең ыңгырашканы, кычкырганы ишетелеп тора. Башка сыймаслык хәлләр. Техника кичкә генә килеп җитә. Бишкә ярылырдай булып, кул белән чокыйлар. Ис-акыл китәрлек вакыйгалар. Плитаны күтәрсәләр, ванна эчендә ике яшьләр чамасындагы бала, ул исән. Көтмәгәндә, күтәрелгән плита, чатнаганлыктан, урталай ярылып, яңадан ваннаны каплый. Баланың исән каласына һичкем ышанмый. Икенчегә күтәрәләр, тыңлаусыз плита бахыр бала яткан ваннага өченчегә яңадан ава. Гомере бетмәгән нәнине исән килеш алалар.
Май аеның ахыры булуга карамастан, Сахалинда унсигез градус салкын. Егерме ике көн Гани Гайсинович җитәкчелегендә команда (шул исәптә Нурлан да) тәүлегенә сәгать ярым йоклап, ялан кул җимереклек актаралар. Аларны актарып бетереп, соңгы гәүдәне чокып алганнан соң, шәһәрне кабат тергезү максатсыз дип табыла. Нефтегорск шәһәре территориясендә зират кына сакланып кала.
Җир тетрәү нәтиҗәсендә нефтепарклар, резервуарлар, торбаүткәргечләр зур зыян күрә. Амурдагы Комсомольск шәһәрендәге заводка нефть куучы торбаүткәргеч эштән чыга. Шуннан бу “Востокнефть”не “Оханефтегаз”га бирәләр. Хуҗалыкны нульдән башлап, көн дими, төн дими, йокы күрми эшләп, кыска срокларда тергезергә туры килә.
Нурланның күз алдына, яшен тизлегендә булып, узган куркынычлар килә дә баса, килә дә баса. Кулына эш бармаска әйләнде, күңеле өзелде. Озак уйлап тормый, Галиясен; Сахалинда туып, тәпи киткән; телләре ачылып, русча сөйләшә башлаган уллары Илһам белән Илханны алып, төпләнергә исәпләп, Әлмәткә кайта. Эшләгән акчаларына шәһәр үзәгеннән өч бүлмәле квартира, барлык уңайлыклары булган иркен заманча Lada Priora машинасы сатып алалар. Уллары йортлары кырына урнашкан балалар бакчасына йөри. Нурлан “Татнефть” компаниясеннән күңеленә ошаган эш тапты. Галия, җанга ятышлы эш эзләп, озак йөрмәде, ире эшләгән оешмага оператор булып урнашты: скважиналар, арматурлар буяды.
Тормыш урынына утырды сымак. Алга таба, булганга шөкер итеп, яшисе дә яшисе. Шунда Нурланның скайпка килеп кергән курсташ дусты көн саен кызыктыргыч фотолар күрсәтеп, эш һәм торырга урын барлыгын әйтеп, үз янына килергә кыстады. Имеш нефть һәм газ Аллаһы биргән зур бүләк, бу табигый байлыклар мөселманнар яшәгән төбәкләрдә генә бар. Чыннан да, иң зур нефть ятмалары Гарәб илләрендә, Әзәрбайҗанда, Татарстанда, Башкортстанда, ә газ — Төркмәнстанда. Кем белә, бәлки аның сүзләре хактыр. Дусты – татар кешсе, әллә кайдагы җиде ят арасында Бахрейн Корольлегендә яшәп, Сауод Аравиясендәге электроүзәкле насослар җитештерүче заводта җитәкче инженер. Нефть ничек кенә кыйммәт булмасын, аны эшкәртелмәгән килеш сату файданы күп китерми. Мисалга: бер тонна нефть 320 долларга сатыла, ә бер тонна нефть продуктлары 1300 доллардан да кыйммәтрәк.
Нурлан, электроүзәкле суырткычлар урнаштырып, нефть чыгаручы инженер. Курсташының ымсындыргыч тәкъдиме аны кызыксындырды, тик нигәдер аның кырына барырга атлыгып тормады. Буш вакыты булдымы, интернет актарды. Чокый торгач, үзенә Согут Гарәпстаныннан кирәклене тапты. Нәкъ аның кебек электро үзәкле суырткычларны урнаштыручы инженерлар кирәк икән. Илчелек белән Килешү кәгазе төзер алдыннан, тормыш юлдашы белән киңәшләшеп, ерак юлга чыгарга ризалыгын сорады:
-Бер генә елга, Галиякәй. Бер елга куян тиресе дә чыдый. Ай саен акча җибәреп торырмын. Бер ел сизелмәс тә, хәзер үтәр. Тагын кайчан мондый бәхет кояшы елмая, - дип, ягымлы гына, уңайлы мәлне туры китереп, җайлап, сүз башлады.
Хатыны якын да килмәде, шунда ук авызынан сүзен бәреп төшерде:
-Юк, бер елга түгел, бер көнгә дә юк. Барсак бергә, юк икән, юк.
-Ә балалар?
-Аларны үзебез белән алабыз, җанкай.
Кайда да бер кояш. Күзгә күз карап сөйләшеп, ныклап аңлашкач, мөмкинлек бар чагында, дөнья күрик дигән бердәм фикергә килеп, өсләренә олы йөк алып, ерак һәм үтә җаваплы юлга кузгалдылар. Татарстанда ачы суыклар, себертмә бураннар башланып калды. Ә Сауод Гарәпстанында кыш бөтенләй булмый. Нефть туган яктагы кебек бик тирәндә түгел. Нурлан, барып урнашу белән, җиң сызганып, эшкә чумды.
Нефть тирән җир астындагы пласта ята. Аннан суырыр өчен, башта бораулап скважинаны эксплуатацион колоннага утыртып беркетергә, нефть ташучы пластны урнаштырырга, аннан суырткычны төшерегә кирәк. Кайберәүләр нефть катламын җир астында күлдәй җәелеп ята дип исәплиләр. Һич алай түгел нефть каты басым астында тауның каты токымнары эченә урнаша. Сулы губканы күз алдына китерсәк, нефть”губка” эчендә, ләкин бу “губка” каты. Нефтьне алганда, скважинадагы басымны кәметү өчен сыелыкны суырткыч белән суыртырга кирәк. Төрле скважиналар төрле күләмдә нефть бирәләр. Насос көйләүнең башка нечкәлекләре дә бик күп. Биш бармагың кебек белеп тә, тырнак очы кадәр генә ялгыштыңмы, миллионнарны җилгә очырдым дигән сүз.
Кулындагы мәхәббәт ачкычын тота белгән Галия көне буе, татарча әкиятләр сөйләттереп, булдыра алган кадәр инглизчәгә өйрәтеп, малайлар белән кайнаша. Алар итәккә тагылып йөрми, өйрәткәнне тиз эләктереп ала: хәреф таный, иҗекләп укый, йөзгә кадәр саный беләләр. Берсеннән берсе шук, кайчак сүз тыңлату авыррак, чөнки хатын-кыз затыннан булган теләсә кемне игезәкләр йомшак дип кабул итә. Ана ачуы – язгы кар: күп булса да тиз эри. Әтиләреннән шүрлиләр, чөнки ул – алар өчен авторитет. Малайларга әтисенеке кебек чәч кистерергә, аныкы кебек кием алырга кирәк. Кечкенәдән ирем кебек булсыннар дип үстерә. Нурланга охшасалар, чын ир-ат булачакларына ышана. Илһам да Илхан да туп тибәргә, хәрәкәтле уеннар уйнарга яраталар. Аеруча малайларны роботлар кызыксындыра, эчен ботап карап, ватмыйча туктамыйлар. Көлен күккә очырмаган очракта, ваткан уенчыкларының күбесен бергәләп төзәтәләр. Әти-әни балаларда сәләт бар, техник иҗатларын үстерергә кирәк дигән уртак уйга килде. Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә. Галия, вакыты җитәрлек булганлыктан, тематик ресурсларны өйрәнеп, бакча яшендәге балалар өчен санактан эзләп, HUNA-MRT проектын тапты. Бу көньяк корейларда балалар өчен чыгарган My Robot Time конструкторы иде. Гаилә HUNAROBO MRT3 1+2+3+4 HUNAROBO MRT3 1+2+3+4 конструкторын сатып алды. Аңардан утыздан артык программалаган роботлар җыярга мөмкин. Детальләр күп һәм вак булганлыктан, малайларга аларны чәчеп югалту берни түгел. Нурланның вак-төяк белән булашып утырырга теләге дә вакыты да юк. Галиянең түземлеге җитәргә ошамаган. Моны күздә тотып, акча түләп, ял көннәрендә Япониядән килеп, биредә эшләп йөргән белгечне улларына өйрәтүче итеп ялладылар һәм берьюлы ике, юк, өч куян аттылар. Ул игезәкләр белән үзе дә уйнады: малайлар конструктордан узыша торган мини-автомобиль, очучы вертолет, атучы мини- танк, барабанчы аю, үрдәк һәм башка бик күп төрле әйберләр эшләделәр; чит абыйның авызына карап торып, әйткәнен йота барып, аның белән инглиз телендә аңлаштылар; юк-бар белән булышырга вакытлары калмады; ничә карасаң, күтәренке күңел белән йөрделәр.
Галия кешеләргә, яшәү рәвешләренә игътибар итте. Җирле халык мөселман, килгән төрле милләтле кешеләр күп. Аларга үз традицияләрен үткәрүгә комачауламыйлар. Кытайлар Яңа елны, католиклар Раштуаны, руслар Коймак бәйрәмен җыйнаулашып үткәрә. Ислам дине алкогольле эчемлекләрне куллануны тыя. Җәмәгать урынында күренгән исерекләрне шунда ук кулга алалар. Урындагы халык үз йолаларын саклый. Галия аларга хөрмәт йөзеннән, йомышы барында, урамга ире яки балалары белән бергәләп чыкты; руль артына утырмады; чәчләрен җыеп, башын үзенә килешеп тора торган шарф, я башлыклар белән каплады; кызу дип, ярым шәрә йөрмәде, киеменә үзгәреш кертеп, яңаларны сатып алып, җыйнак һәм тыйнак итеп киенде. Кая барса да, килешле кием кияргә, зәвыклы күренергә тырышты. Йөзек, алка кебек бизәнгечләр такты. Монда шундыйларга ихтирам белән карыйлар. Ире чит илдән килгән белгеч булганга, аны карап, ашатканы өчен, хезмәт хакы түләделәр. Килешү вакыты узгач, тагы бер елга калырга, Килешүне озайттылар. Биредә яшәү дәверендә Нурлан да үзенә урынлы халыктан күп нәрсәләргә өйрәнде. Баштагы чорларда эш каскасын җомга көннәр дә генә түбәтәйгә алмаштырып, мәчеткә баргаласа, соңрак бу гадәтткә кереп китте. Дисбесе һәм намазлыгын үзе белән йөртеп, биш вакыт намазны калдырмады. Ниндидер сәбәп аркасында режимы бозылса, каза намазы итеп укыды. Моңа кара, гаиләгә игътибарын киметмәде. Эштән сагынып, тын белән тартып алырдай булып, көтеп алган улларын икесен ике тез башына утыртып, аркаларыннан сөйде; башларыннан сәйпады; әниләренә ничек ярдәмләшүләрен сорашты. Якыннарының күңелен күрергә тырышып, төрле сюрпризлар уйлап тапты, мәзәкләр сөйләде:
-Россиядән нефтьче юлланма белән Франциягә бара. Группалары Парижга килә, Эйфель башнясын карап йөриләр. Гид-экскурсовод аның турында мәгълүматлар бирә: “Фәлән кадәрле биеклектә, фәлән чаклы киңлектә, шул елны төзегәннәр, шул кадәр металл киткән...” Безнең нефтьченең тыңлап бетерергә түземлеге җитмичә, сөйләүчене бүлдерә: “син монда кешеләрнең миен черетеп, баш катырып торма. Нефтьне табалармы, юкмы шуны әйт.”
Нурланны тагын калырга үгетләдер. Уллары укырга керергә тиеш булганлыктан, Туган якка тугрылык саклап, Әлмәткә кайтып киттеләр. Нурлан кебек тәҗрибәле белгеч нефть чыккан җирдә беркайчан да артык түгел, гел кирәк.
Кайтканнан бирле “Татнефть” компаниясендә кара алтын чыккан урында Нурлан. Башта нефть табу цехында, аннан геологик хезмәттә, хәзер үзәк офиста яңа технологияләр уйлап чыгару белән шөгыльләнә. Кайберәүләр, җир мае чыккан урында берәр ел эшләсә, билен бишкә буып, үзләре дә сизмәстән нефтьче булып китә. Бар күңелен шундагы хезмәткә сала, җаваплылык тоеп, җанын биреп эшли. Нефть табылган җирдә башкача яшәү мөмкин дә түгел. Аз гына уяулыкны югалттыңмы күңелсез хәлләр туа. Противогаз кимичә, агулы газ парлары сулап, цистернага төшеп, якты дөнья белән хушлашучылар бар. Юл хәләкәтенә очрап, тамчылап, җыйган җир маен егермеләгән тонна яңадан җиргә түгеп, күпме кешенең хезмәтен җилгә очырган очраклар да очрый.
Кайда абынды, кайда ялгышты, кайчан дилбегәне бушатты Нурлан. Җиренә җиткереп эшлим дия торгач, әллә ул вакытны, әллә вакыт аны куды. Балаларының, үсеп, буй җиткәннәрен күрми дә калды. Улларына дөрес тәрбия бирә белмәдеме, ул сызган юлны сайламадылар, тәртәдән чыктылар. Аларны кара алтын бөтенләй кызыксындырмады. Замана җиленә ияреп, кечкенәдән робот ясау белән мавыктылар. Нурлан нефть вышкасын рәсемгә төшерергә өйрәнгән яшьтә, аның юеш борыннары, пульт белән идарә итеп, оча торган самолет ясадылар. Имтихан вакытында югары баллар җыюларына карамастан, мәктәпне тәмамлагач ук, акыл утыртып кайтсыннар дип, Армиягә җибәрде үзләрен. Алтыда кермәгән, алтмышта керми, дип, белеп әйткәннәр. Җаны теләгән елан ите ашый, ди. Егетләр, кайту белән, үз сүзләрен сүз итеп, Мәскәүгә институтка киттеләр. Илһамы мехатроника бунча инженер конструктор, Илханы мехатроника бунча инженер электронщик факультетына укырга керде. Игезәкләр киткәч, кола ялан кадәрлек йорт, игене җыеп алынган басудай, тагы бушап калды. Эштән кайтып, кич җитсә, яталар менә хәзер ындыр табагыдай иркен, аккош мамыгыннан сырылган урын-җир җәелгән кабарып торган йомшак түшәктә, кытай ефәге белән тышланган юрган ябынып, юкны уйлап, уй куертып. Нурланның уң ягында тормыш чишмәсе – Галиясе; сулында, хатыны кырына килеп, янына ятканчы, караштырган гәзите. Шуннан укып, авылдашы нефтьчелек тармагында дан казанган ветеран Нурсинә әби Сөләймәновага йөз яшь тулуын белде. Россия һәм Татарстан Президентларыннан юбилеена котлау хатлары алган. Мәктәптә укыганда, Нурсинә Гыйләҗ кызы укучылар белән очрашуга килеп, Шөгер авылында 1941 нче елның июнендә беренче нефть яткылыгы табылу, ике елдан татар нефтенең чыгарыла башлавы, шул көннән алып, шунда “Татбурнефть”тә эшләве, сугыш чорында буравойдагы хатын-кызларның хезмәте турында сөйли иде. Кем белә, бәлки Нурланга нефтьче һөнәрен сайлаганда, аның сүзләре орлык булгандыр. Нурсинә Гыйләҗ кызын нигәдер Гариф Ахуновның “Хәзинә” романындагы Йөзлекәй карчыкка охшатты. Соңга калмыйча, юбилярны йөз яшьлек бәйрәме белән котларга кирәк. Бу ялда авылны кайтып әйләнәсе булыр, әтисе белән сөйләшәсе сүзләр дә күбәйде. Аларны сөендереп, ихата курадагы эшләрендә булышырлар, авыл мунчасы керерләр.
-Тыныч йокы, Галиякәй.
- Тыныч йокы, җаным.
Яшьрәк чакта, Галия улларына, абыйларым диеп, өзелеп торган сеңлекәш алып кайтырга бик теләгән иде дә бит, килеп чыкмады. Врачлар климат алмаштырудан күрде. Баласыз өйдә кот юк. Хәзер ят инде, гомер буе иреңә сыенып, көчле беләгенә башыңны куеп, уйларыңның очына чыга алмыйча, түшәмгә карап. Яшь чаклары, Нурланына ияреп буравойга барган мизгелләрне күз алдына китерде, борынына таныш нефть исе килеп бәрелгән сыман тоелды. Ул заманнарда иреннән гел тир катыш нефть исе килә торган иде. Үтереп-үтереп шул исне иснисе килде. Нефтьтән нәрсә исе килә соң. Бензинмы, ацетонмы, буяумы, күкертме, парафинмы... Төгәл генә белми. Кырык бишне үткәч, туасы җан яралганын да белми. Ул үзләренең бәхетле икәнен генә белә. Гаиләле булу – барлык байлыклардан да зур бәхет.
Ходайдан бәхет сорап яшик. Тормышының игелеген күргән кеше бәхетле була.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
20.11.18.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев