Тормыш иптәше Ягъфар белән алар матур итеп, авылда дөнья көтеп яшиләр. Ике ул үстереп, аларга әле дә терәк булып, оныкларын тәрбияләшеп, матур итеп гомер кичерәләр.
Зинфира! Туган көнең белән котлап сиңа иң изге теләкләр җиткерәбез. Ягъфәр белән парлап барган гомер юлыгызны бәхет белән үтәргә язсын сезгә. Ул гел уңай барсын. Алдыгызда очраган каршылыкларны бергәләп җиңеп, сөенеп яшәгез. Сәламәтлектән аерылмагыз. Илләребез тынычланып, Фидан улыгызны исән-сау каршы алып, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыклы хәбәрләрен генә ишетергә язсын.
Һәр туган көн бәхет алып килсен. Ак өметләрегез акланып, яшәү дәртен, рух ныклыгын арттырсын.
Туган көнең мөбарәк булсын, хөрмәтле авылдашыбыз!
🤲🤝🎂💐💃
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8
Бәхетле булып, сөенеп яшәргә язсын сезгә. Парлап барган гомер юлыгыз озын, тигез булсын!