Йәә, Аллаһым, мине барча-барча гөнахларымнан, олы бәхетсезлекләрдән һәм кабер газабыннан сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән сакла.
Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла, йәә Раббым. Мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла.
Йәә Аллаһым, Син Үзеңнен иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир.
Кыямәт көнендә Үзеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем жанымны мөселман хәлемдә ал һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелтсәң иде, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йәә Раббым! Әлегә мин исән чакта Син үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла. Йәә Аллаһым, ә үлгәннән соң минем гөнахларымны гафу ит, миңа рәхмәтле бул!
Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа хәерле жиңел үлем бир.
Йәә Аллаһым, үлгәндә мине дәҗҗал фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал.
Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлекләрдән һәм бәлаләрдән сакла мине. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир, Йәә Аллаһ, Үзеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир.
Сине гел искә алырга, Үзең кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Үзең тыйганнардан тыелырга көч бир!
Сине яратмаудан Үзең сакла мине. Миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәҗәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир.
Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.
Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән, риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, күзләремне хыянәттән сакла. Йәә Аллаһ, күз хыянәтен һэм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!
Йә Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, дип ышаныч, холыгымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!
Йәә Аллаһ, Син яраткан гамәлләрне генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Үзең көч бир миңа. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Йәә Аллаһ, Син - Раббым минем, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер зат та юк.
Син мине яралттың, ә мин Синең колың, мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын ин шәә Аллаһ.
Мин кылган явызлыкларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, үземнең гөнахларымны таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнахларны беркем дә гафу итми! Йәә Гафурур Рахиим!!!
Бу доганы барлык танышларыгызга Аллаһ ризалыгы өчен таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с. г. в. әйткән: "Кем яхшы гамәл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". (Муслим, 350
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 166