Аңа суны еш һәм күп итеп сибегез. Су җитмәгән очракта, ул ачы һәм каты була.
Кишер орлыгы бик вак. Аны берәмләп чәчү җайсыз. Шуңа да дарудан бушаган савытның капкачын тишегез. Савытка орлыкларны тутырыгыз. Тоз кебек, түтәл өстен сибеп барыгыз.
Укроп тиз картая, шуңа да аны, җәй буена җитсен өчен, ике-өч атна саен чәчеп торыгыз.
Брокколи, кузаклы фасоль пешкән суны, суытып, түтәлдә үсеп утырган яшелчәләргә сибегез. Әлеге суда туклыклы матдәләр күп була.
Чөгендер баллы булсын өчен, тоз сибеп үстерегез. Бер чиләк суга бер аш кашыгы тоз җитә. Беренче тапкыр тамыразык түгәрәкләнеп килә башлагач, икенче тапкыр аны җыеп алырга бер ай кала.
Кара торма чәчәккә китмәсен өчен, аны 5-10 июльдән дә иртәрәк утыртырга кирәкми.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев