Җиңү тарихында гаилә истәлеге
Фашистик Германияне тар-мар итеп зур җиңү яулауга 80 ел тула. 9 май – Җиңү көнендә бөтен Россия кешеләре үзләренең геройларының фоторәсемнәрен тотып җирле мәйданнарга чыгалар һәм «Үлемсез полк» белән атлыйлар. Бу бик ямьле! Чөнки үз геройларыңны, аларның батырлыкларын, кыюлыкларын белү, истә тоту бик мөһим.
Без, җиңүчеләрнең дәвамы, зур, мәкерле, дәһшәтле, канкойгыч Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучылар, Җиңү яулап кайтучылар, тылда җиңүне тизләтүчеләр алдында баш иябез. Без тоткында, концлагерьларда җәфаланучылар, блокадалы Ленинградта ачлык кичерүчеләр һәм башка сугыш корбаннары турында һичкайчан онытмаска тиеш. Россиядә һәр гаилә илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйламетдин Гыйльфанов 1926 елның сентябрендә Түбән Тәүде районы, Петрунино авыл советына кергән Яңа Болгар авылында 9 балалы гаиләдә иң кечкенәләре булып туа. Сугышка Омск өлкәсе, Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты, Киндерле авыл советына кергән Турай авылыннан чакырыла. Кызыл Армия сафларында 1943 елның 15 ноябреннән, сугышта 1944 елдан була.
Кызылармияче Гыйламетдин Гыйльфан улы Ленинград фронты 935 нче укчы Александр Невский орденлы полк 306 нчы укчы Рибшевск Кызыл байраклы дивизия 743 нче укчы рота укчысы вазифасында сугыша.
1945 елның 28 маендагы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү 935 нче укчы полкның 17 нче бүлекчә приказында «1944 елның 5 октябрендә Ленинград фронтында 131 нче укчы дивизиянең 3 нче укчы ротасы хәрәкәт иткәндә кызылармияче Гыйламетдин Гыйльфанов батырларча кыю сугыша һәм яралана» дип язылган. Егет җиңел яралылар өчен 2583 нче санлы госпитальдә дәвалана.
Сугыштан соң Гыйламетдин Гыйльфан улы Киндерленең Сәүдәҗиһан Сабир кызы белән гаилә кора. Алар акыллы, тырыш ике ул, бер кыз үстерәләр. Гыйламетдин абый озак еллар ветеринар булып эшли. 1975 елда 49 яшендә генә авырып мәңгелеккә китә.
Сугыш ветеранының әтисе – 1880 елгы Гыйльфан Садретдинов 1911 елны Татарстанның Буа районы, Наратбаш авылыннан тормыш иптәше Хәдичә һәм 4 баласы белән Себергә күченеп килә. Башта Яңа Болгарда, аннары Турайда яшиләр. Киез итек (пойма) басу машинасы була, репрессиягә эләгә.1929 елда 49 яшендә генә үтерәләр.
Гыйламетдин абыйның әнисе – Хәдичә Габдулла кызы 1885 елны Түбән Наратбашта туган. Ул 1957 елда вафат була. Балалары үсеп җиткәч, Кыткүл, Киндерле авылларында төпләнәләр.
Гыйламетдин абыйның 1905 елгы Мифтахетдин, 1908 елгы Имаметдин абыйлары яу кырында хәбәрсез югалалар. 1911 елгы Хәлим абыйсы сугышка бармый. Аңа бронь бирелә, сугыш елларында Турайда колхоз рәисе вазифасын үти.
Кыткүл авылы егетләре запастагы офицерлар Вилдан Кәримов, Касыйм Бикчәнтәевның «Онытылмаган исемнәр» китабында Мифтахетдин Гыйльфанов турында болай дип язылган: «Хәрби хезмәткә мобилизация буенча 1941 елның 30 июнендә чакырыла. Аны 45 көнлек хәрби җыенга җибәрәләр. 1941 елның сентябрендә фронтка эләгә. Мифтах Гыйльфан улы сугыш алдыннан Турайдан гаиләсе белән Кыткүлгә күченә. 1936 елның апрелендә ОГПУ исемендәге колхозга керә. Кызыл Армия сафларында хезмәт итмәгән. Хәрби җыенда 1939 елның 12 июнендә хәрби ант кабул иткән. 1942 елның ноябреннән хәбәрсез югалган дип исәпләнә, 5 баласы кала.
Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе буенча «Хәтер китабы»нда «Гильфанов Мифтах Гильфанович, рядовой, 1905г. дер. Ивашкина, погиб», дип язылган.
Имаметдин Гыйльфановның хатыны Таһирә апага Төмән өлкәсе Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты 1948 елның сентябрендә белешмә бирә. Анда: «Гражданка Таһирә Гыйльфановага. Тормыш иптәше Имам Гыйльфанов 1941 елның 30 июлендә мобилизация буенча Совет Армиясенә чакырылган, Түбән Тәүде район хәрби комиссариаты», - диелгән.
1949 елның январенда Төмән шәһәр хәрби комиссариатының һәлак булган, хәбәрсез югалганнарны хисапка алу идарәсе якташыбызның 1942 елның ноябрендә хәбәрсез югалганын хәбәр итә.
Мәкалә язганда материал белән тәэмин иткән Гыйламетдин абыйның Хәлим абыйсының кызы – племянницасы Төмәндә яшәүче Фәһимә Бучельниковадан сугыш ветеранының хәтердә ничек калуын сорадым.
- 1975 елны Гыйламетдин абый вафат булганда, миңа 15 яшь тулган. Аның сугышта кайларда сугышуы турында бернинди мәгълүмат калмаган. Ул елларда Бөек Ватан сугышы турында ветераннар да бик сөйләми иделәр, заманасы шундый иде.
Барлык архив документ-ларының күчермәләрен эзләп табып, миңа Гыйламетдин абыйның оныгы – Хәмит абыйның улы Динар бирде. Яшьләрнең шулай бабайлары белән кызыксынулары шатландыра. Динарга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Мәктәптә укыган чагымда Гыйламетдин абый белән нык горурландым. Абыйлары арасында сугыштан исән кайткан бердәнбер туганым. Ул юаш, гадел, мәрхәмәтле кеше иде. Мин дә янына килеп утырам. «Зур елганы кичтек. Миндә Совет Армиясе өчен бик мөһим корал. Өстебездә туктаусыз ут шартлый, яна. Йөзү авыр, миңа ничек тә исән калырга кирәк. Менә шул корал коткарды. Мине иптәшләр сөйрәп чыгардылар, ә күпләр мәңгелеккә елгада ятып калдылар», - дип сөйләгәне хәтердә аның.
Узган гасырның 70 нче елларында сугыш ветераннары Киндерледә юк иде. Безнең буын алар белән аралашып үсте. Без үзебезне бәхетле буын дип әйтә алабыз. Сугыш ветераннарына, яуда ятып калучыларга тылда көне-төне хезмәт кылучыларга мәңгелек дан! – дип сүзен тәмамлады Фәһимә Хәлим кызы.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Комментарии 4