«Шигърияткә сыя барысы…»
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең әдәби кунак бүлмәсендә Галия апа Абайдуллинаның «Шигърияткә сыя барысы...» дип аталган әдәби кичәсе узды. Үзәк режиссеры Рузалия Корманалиева залда җыелганнарны сәламләп, кичәне ачты. Бүгенге көндә Галия апа 44 китап авторы, тиздән 45 нче китабы чыгарга тора. Апаның балачагы, яшьлеге замананың авыр вакытына туры килә. «Дәрт булса да, дәрман булмады. «Инәм коймак пешерәте, мин корсакка төшерәм», «Өннәмнең пар урцыгы, минеке пар курцагым», «Матур күлмәкләр киясем килә, миңа алыгыз, диясем килә», «Мин сине яраттым, ник үзеңә караттың?» кебек шигырьләр язуым хәтеремдә калганнар», – дип яза Галия апа. Хәләл җефете Ризмөхәммәт абый белән 59 ел бергә гомер кичергәннәр, хезмәттәшләр дә иделәр, абыйның хезмәт стажы – 40, ә Галия апаның 36 ел. Балаларына югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә 5 оныкның, 5 оныкчыкның әбисе ул. Аның иҗат җимешләре Россия халыкларының заманча әдәбияты антологиясенең 3 томына кергән.
2 январьда Галия апа 85 яшен каршылады. Бу очрашуга шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, үзешчән шагыйрьләр Хәлил Вагайлы, Гөлнара Калиева, Нурхәят Шагбанова, Тубыл шәһәре һәм районы китапханәсе хезмәткәрләре - Эмилия Иванова, Зөлфия Фазыйлова, Рәмзия Ниязова килделәр. 15 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Банисә Ниязова котлау сүзләре белән чыгыш ясады, укучылары Азалия һәм Алсу Галия апаның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук кичәдә Галия апаның укучылары, каләмдәшләре - Дилә Хәбибуллина, Гыйльминур Давалева матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Татар халык көйләрен баянда Азат Абдуллин уйнады, Хәлил Вагайлы һәм Хәсән Хучашев матур җырлар башкардылар. Галия апа Бөтендөнья татар конгрессына, Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенә һәм барлык килгән кунакларга, укучыларына рәхмәтен белдерде.
Рузалия КОРМАНАЛИЕВА.
Комментарии 1