(21 март - 20 апрель):
Кучкарның янгынлы табигате дәрт һәм мавыктыргыч маҗаралар фейерверкын таләп итәчәк, әмма баш белән буталчыклыкка ташланырга кирәкмәс. Әгәр дә ел башында мавыгучан хисләрегезгә буйсынсагыз, тормышка ашмаган өметләрегез аркасында зур өметсезлек кичерү куркынычы бар. Мәхәббәтегезне табу өмете җәй көне, җитди мөнәсәбәтләргә салмак кына үскән курорт романы нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк. Парлыларга елның беренче яртыеллыгында якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк булачак.
Үгезбозау
(21 апрель - 20 май):
2025 елда мәшгуль Үгезбозауларга ышанычны ныгыту өстендә эшләргә һәм артык көнчелектән баш тартырга кирәк булачак. Интуициягә колак салыгыз, ул, һичшиксез, төп сорауга дөрес җавап бирәчәк. Яз көне ялгыз Үгезбозау вәкилләренә кызыклы кеше белән танышып, ике арада мәхәббәт уты кабыначак. Ләкин бернәрсәне дә тизләтергә тырышмыйча, үз чираты белән үсәргә хокук бирегез. Көз көне сезгә үз хисләрегезне тикшерергә туры киләчәк, чөнки тагын бер тәкъдим алу мөмкинлеге бар.
Игезәкләр
(21 май - 20 июнь):
Игезәкләргә яшел агач Елан елы мәхәббәтне мул итеп бирә, әмма кайберләрен язмыш, җилбәзәк характерыгыз аркасында төрле хәлләргә куярга мөмкин. Бераз җитдирәк булыгыз - үзегез турында дөрес булмаган тәэсир калдырмагыз һәм тирә-юньдәгеләрне үзегездән читләштермәгез. Игезәкләрнең гаилә тормышында авыр чор башланырга мөмкин. Катлаулы сорауларны вакытында чишәргә тырышыгыз. Яңа елда Игезәкләргә парының хисләренә күбрәк колак салырга кирәк булачак.
Кысла
(21 Июнь - 22 июль):
Кыслалар өчен, озак көттергәннән соң, иң романтик чорларның берсе башлана. Ел башында сезгә тәкъдим ясау яки гаиләне тулыландыру турында уйлау мөмкинлеге көтелә. Гадәти вакыйгаларның күбесе мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм гармония урнаштыруга ярдәм итәчәк. Үзләренең парларын эзләүчеләрне күңелле, ләкин перспективасыз романнар көтә, шуңа күрә һәр яңа танышуны язмыш хәлиткеч дип кабул итәргә кирәкмәс. Өстәвенә, сезнең булачак ярыгыз янәшәгездә, бары яхшылап карарга гына кирәк.
Арыслан
(23 июль - 22 август):
Февральдә Йолдызлар Арысланнарга игътибарга лаек булмаган кешеләр белән вакыт уздырырга киңәш итми. Чын мәхәббәт бераз соңрак киләчәк. Көз көне генә алар ихлас хис-кичерешләрнең бөтен гаммасын тоячаклар. Әмма үз ашыгулары аркасында, чын бәхеткә юллары ябык булырга мөмкин. Менә ни өчен ел башында мөнәсәбәтләр булдырырга ашыгырга кирәкми. Шул ук вакытта гаиләле Арысланнарга яраткан кешесе белән уртак эшчәнлек 2025 елда никахны ныгыта торган өстәмә база булырга мөмкин.
Кыз
(23 август - 22 сентябрь):
2025 елда парлы Кызларның мөнәсәбәтләре ныгыячак, әмма, кайбер катлаулы факторлардан башка булмаячак. Әгәр сез барлык сынауларны тыныч уза алсагыз, үз парыгыз белән күз карашыннан аңлашу дәрәҗәсенә чыгачаксыз. Яз көне мөһим вакыйга көтелә, ул озакка сузылачак. Ялгыз Кызларның бай тормышында танышу-очрашулар җитәрлек булачак, әмма чын хисләр «шартлавын» сезнең һөнәри өлкәгез белән бәйле кеше бүләк итәчәк.
Үлчәү
(23 сентябрь - 22 октябрь):
Үлчәүләр, сизелерлек уңышларга ирешеп, шәхси тормышны сыйфатлы үзгәртә алалар. Әмма гармония һәм идиллия белән ләззәтләнү өчен башта балалар белән бәйле булган берничә мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк, аннары гына йолдызлар гаилә парларына үзләренә бераз вакыт багышларга һәм икәүләп зур булмаган сәяхәткә чыгарга киңәш итә. Ялгызларга мөнәсәбәтләрне эзләү өчен 2025 елда уңышлы вакыт җәйгә якынрак башланачак, өстәвенә, кайбер принципларга карамастан, шул ук танышу социаль челтәрләр ярдәмендә һәм «онлайн» режимында булачак.
Чаян
(23 октябрь - 21 ноябрь):
Чаяннарның магнетизмы 2025 елда артык булачак, бу җиңел һәм көчсез рәвештә үзеңә игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әмма чын уңышны күрми калмас өчен очраклы танышлар белән мавыгу кирәкмәс. Өстәвенә, яз көне сезнең серлелеге кызыклы танышуларга илтәчәк. Икенче яртыеллыкта гаиләле Чаяннар партнерлары белән бер дулкында булып, ниһаять, сабырлык һәм аңлау күрсәтә алачак. Танышу, очрашу марафонын башлагыз һәм үзегездә булдырган күнекмәләрегезне үстерегез.
Укчы
(22 ноябрь - 21 декабрь):
Никахта торучы Укчыларга, әгәр алга таба да тыныч тормышта яшим дисә, 2025 елда тормыш иптәшләренең теләкләренә һәм ихтыяҗларына күбрәк колак салырга кирәк булачак. Укчыларга үз расписаниегезне үзгәртеп корырга һәм якын кешеләрегезнең мәнфәгатьләрен тиешенчә кайгыртырга өйрәнергә туры килер. Ялгыз укчыларга килгәндә, аларның энергиясе шулкадәр көчле һәм мавыктыргыч булачак ки, ел башында яңа танышулар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма җитди мөнәсәбәтләрне сәяхәттә очратырга мөмкин булачак .
Кәҗәмөгез
(22 декабрь - 19 гыйнвар):
2025 ел килү белән, башка кешеләрнең ялган гамәлләрен җитди кабул итү сәбәпле, Кәҗәмөгезләрнең мәхәббәт өлкәсендә вакытлыча чын буталчык урнашачак. Яз көне Кәҗәмөгезгә алдау корбаны булмас өчен, үзенең хисләре белән сак булырга киңәш ителә. Үзегезнең бәхетегезне танышларыгыз һәм яхшы дусларыгыз арасында эзләгез. Никахта булган Кәҗәмөгезләргә буш вакытларын теләкләрен тормышка ашыру өчен файдаланырга киңәш ителә, әмма шул ук вакытта яраткан кешең турында да онытмаска кирәк.
Сукояр
(20 гыйнвар — 18 февраль):
Сукоярларны гаилә тормышы көтелмәгән күңелле хәлләр һәм сюрпризлар белән гаҗәпләндерәчәк. Әмма кайбер көнкүреш моментлары «тупик»ка куя һәм дөрес булмаган карарлар кабул итәргә мәҗбүр итә алачак. Ялгышмас өчен, партнер белән алда торган бурычлар турында фикер алышыгыз һәм эшләрдә актив катнашырга чакырыгыз. Ялгыз Сукоярларга 2025 елда бер генә дулкынландыргыч вакыйга кичерергә һәм хәтта элеккеге мәхәббәт белән очрашырга туры киләчәк. Салкын канлылыкны сакларга һәм үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, ә провокацияләр һәм кызыктырулардан качу өчен гомумән читкә китү яхшырак.
Балыклар
(19 февраль - 20 март):
2025 елда Балыкларга үз интуициясенә берсүзсез ышанырга кирәк, чөнки сезнең беркатлыгыгыздан бик үк намуслы булмаган кешеләр файдалана ала. Мондый шәхесләргә бер генә мөмкинлек тә бирмәгез һәм һәрвакыт булган хәлне җентекләп анализлагыз. Кайбер Балыкларга йолдызлар аерылышу һәм «агулы» мөнәсәбәтләрдән чыгу мөмкинлеге вәгъдә ителә. Моны тормыш дәресе дип кабул итегез. Гаиләле Балыклар арасында кышкы-язгы айларда катлаулы полоса барлыкка килергә мөмкин. Кызып барган конфликтны сүндерергә парларның гаиләне саклап калу теләге ярдәм итәчәк.
Интернеттан.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев