Тубыл районы автономиясенә 10 ел
Тубыл районы себер татарлары автономиясе 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы Купшан хаҗи исемен йөрткән Тубылтора мәчетендә изгеләрнең рухына, исәннәргә сәламәтлек, дөньяга тынычлык, имин тормыш теләп Коръән аятләреннән, догалардан башланды. Узган чара турында район себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова: «Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәткән Сәрвәр апа Давлетовага, авыл халкына рәхмәтлемен. Халкыбыз бердәмлеген, ярдәмчеллеген күрсәтте. Аннары бәйрәм кунаклары белән Дегтярево клубында узган чарада катнаштык. Бәйрәм сәхнәсеннән татар җырлар, моңлы көйләр яңгырады, дәртле биюләрне тамашачылар җылы кабул иттеләр.
Безнең шатлыклы бәйрәм чарасын Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән, Дегтярево клубы артистлары матур чыгышлары белән сөендерделәр. Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе, бәйрәмебезнең хөрмәтле кунагы Динар Абукин Рәхмәт хатлары тапшырды. Тубыл шәһәре «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу ханым Юнысова үзе килә алмаса да, бәйрәм күчтәнәчләрен җибәрде. Аңа һәм бәйрәмдә катнашкан Равилә Фазыйловага изге эшләрендә уңышлар телим. Монда туган телебез, динебез, мәдәниятебез сакланган. Бу авылның тырыш, хезмәт сөйгән халкы татар милләтенең горурлыгы итеп сөйләрлек һәм күрсәтерлек. Милли ризык тулы табын артында чәйләр эчеп, милли-мәдәни тормышыбыз турында сөйләштек. Без туган илебез белән горурланып, телебезне саклап, мәдәниятебезне үстереп, мондый чаралар оештыра алганыбызга шатланабыз. Мәдәни программаны оештыручы Дегтярево авыл клубы хезмәткәре Тәнзилә Хәмитовага, махсус хәрби операциядә булган солдатларыбызга оекбашлар бәйләүче Мәүлия Әйтмөхәммәтовага, Рәйдә Шәриповага рәхмәтлемен. Бергә дус, тату, шатлык-кайгыларны уртаклашып, эшебездә яңа максатлар куеп киләчәктә дә яшәргә, эшләргә язсын», - дип сөйләде. Чыгышларда иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларның эше төрле юнәлештә барганы турында сүз алып барылды.
Римма УМИТБАЕВА.
Нет комментариев