Хөрмәтле якташыбызга 90 яшь
Сәрвәр – бу исем хөрмәткә лаеклы дигән мәгънәне аңлата икән. Күңеле изгелектә, якыннарына, авылдашларына хәер-догада булган, Көсәйкүл авылында яшәүче, күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек тыл һәм хезмәт ветераны, «Ана даны» белән бүләкләнгән Сәрвәр әби Якуповага 1 ноябрьдә 90 яшь тулды. Бар яктан да килгән, матур, ихлас күңелле кеше ул. Авылыбызның беренче чибәре, уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге, тугры булганлыгы белән дә аерылып торучы Сәрвәр әбине авылда хөрмәт итмәүче юктыр. Мондый сыйфатларга ия булган кешеләр турында - авылның йөзе, көзгесе, таянычы, яшьләр өчен үрнәк дип әйтәләр.
Кешелекле, сабыр холыклы Сәрвәр әби тормыш юлында төрлесен күрә. Аның балачак һәм яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң авыр елларга туры килә. Сабый бала өлкәннәр белән бергә колхоз эшләрендә җигелеп эшли. Бу буын вәкилләренең бала чаклары булмаган да. Аның хезмәт юлы 7 яшеннән башлана. Хәлләре, көчләре җитәме-юкмы, кулыннан килгәнчә колхоз эшләрендә, фермада өлкәннәргә ярдәм итә ул. Узган гомер еллары, балачак истәлекләре Сәрвәр Әхмәди кызының әле күз алдында. «Без балачакта күргәннәрне яшь буын күрмәсен иде. Авылда калган яшүсмерләр, хатын-кызлар ир-атлар урынына эшләделәр. Ачлык, җитешсезлек елларны күреп үстек. Хәзер җитешле чорда яшибез. Бар нәрсә дә бар, алган пенсияләр дә җитәрлек. Илләр тыныч, балалар бәхетле, тәртипле булсын иде», - дип теләкләр тели ул.
Тыл ветераны Сәрвәр Әхмәди кызы күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисенең ике бертуганы Гыйниятулла, Сәфәргали абыйлары да Бөек Ватан сугышында катнашалар. Сәрвәр апаның әтисе яу кырында күп мәртәбә яралана. Бөек Ватан сугышы һәм Япон сугышында катнашкан ветеран 1945 елның көзендә туган авылына кайтып, авыр яралардан озакламый дөнья куя.
Сәрвәр Әхмәди кызы Көсәйкүл мәктәбендә белем алып, хезмәт юлын яшьли башлый. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, тырышып башкара. Күп еллар Көсәйкүл авылының ашлык складында җитәкче булып хезмәт итә. Яшь, тырыш хезмәткәрне хөрмәт итәләр. Кешелекле, ярдәм кулын да суза белгән сыйфатларга ия булган кеше ул. Сәрвәр Әхмәди кызы гаиләсендә тормыш иптәше Равил абый белән 5 бала үстерәләр. Кызганычка, авыр кайгы сынаулар да күрергә туры килә. 34 яшендә кызы Рәмзиясе, 58 яше дә тулмаган тормыш иптәше Равил абый вафат булалар. Сәрвәр апага тормыш арбасын үзенә тартырга туры килә. 2 кызын, 3 улын үстереп, укытып, аларга яхшы тәрбия биреп олы тормыш юлына озата. Сәрвәр әби инде күп еллар намаз укып, изге теләкләрен бөтен авылдашларына юллап, җылы карашлы, итәгатьле, ярдәмчел, инсафлы кеше булып гомер кичерә. Бүген 11 оныгына, 10 нәбәрәсенә сөенеп, кызы Фәүзия, кияве Илдар тәрбиясендә, якыннарының кадер-хөрмәтендә туган авылында яши.
Римма УМИТБАЕВА.
Комментарии 23
Сарвар кодагыем бигерак матур утырасын бит тазалык озон гомер телим сезга, бик бахетле картаясын иозга да жит инде аллакаем