Талымхан аксакалы
Төмән районы, Талымхан авылында 30 ел элек салынган мәчетебездә күп еллар дәвамында авылдашыбыз - Тимергали хәзрәт Шәмсетдинов имам булган. Җирле хуҗалык җитәкчесе Шамил Юскаев Тимергали абыйны ялварып, мәчеткә имам булырга өндәде. 40 ел дәвамында совхоз эшендә булган абый 1996 елда бу изге эшкә керешә.
1995 елда яңа гына лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны ел буе үзлегеннән Коръән сүрәләрен, догалар өйрәнә, дини китаплар укый, мөстәкыйль рәвештә ислам йолаларын үзләштерә. Ул чакта аның тормыш иптәше намазга баскан булган, мәчеткә дә йөргән. Бүгенге көндә авыл халкы аны хөрмәт белән искә ала. Мәктәп музеенда аның тормыш юлын яктырткан мәкаләләр, оныкларының иншалары сакланган.
- Тимергали Шәмсетдинов 1935 нче елның 2 нче январенда Төмән районы, Талымхан авылында Көләйшә апа һәм Камалетдин абый Шәмсетдиновлар гаиләсендә туа. Дүрт классны тәмамлап, ат караучыга булыша, соңыннан балтачылар һөнәрендә була, колхозда корыч атта эшли башлый. 1965 нче елда «Каскара» совхозына тракторчы булып эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы, үзен туган ягына хезмәт итүгә багышлый. Хөкүмәт аны «Хезмәт ветераны», ВДНХның бронзалы, «Хезмәт казанышлары өчен» медальләре белән, күп санлы грамота, дипломнар, мактау хатлары белән бүләкли, УАЗ машинасын тапшыралар.
Авыл фермасында озак еллар ветеринар-санитар булган хатыны Шәүкия Салих кызы белән дүрт бала тәрбиялиләр; кызлары Нәчия үз гомеренә бала табу йортында эшләде, малайлары совхозда яхшы белгечләр булдылар, аларның барысының да үз оныклары үсә.
Талымхан авылы кешеләренә рәхәт тормыш үзеннән-үзе килмәгән. Күп еллар дәвамында бергәләп төзелгән хуҗалык ул. 81 ел гомеренең, лаеклы ялга чыккач, 20 елын аксакалыбыз мәчет юлында үткәргән. Авылдашларының хәлен ул яхшы белгән: кемдә бүген никах, кемдә мәет. Авыл халкы аны олылый, хөрмәт итә.
Егерме ел дәвамында ул авылдашларын да дингә өндәде. Аларга җыелышларда вәгазьләр, хәдисләр укыды. Тимергали хәзрәт авылдашларын начар гамәлләрдән тыелырга, намазга басарга, мәчеткә йөрергә чакырды.
Мәчетебезнең 30 еллык тарихында 20 ел имам булган Тимергали хәзрәт Шәмсетдиновның урыны оҗмахта булсын. Мәчетебездән азан тавышлары тагын бик күп еллар яңгырасын, һәркем үзен мөселман итсен, дөньялар имин булсын.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.
Нет комментариев