Яшь, сәләтле белгеч
Азалия Речапованың фотоаппараты һәрвакыт үзе белән. Аны без еш Тубыл районында узган мәдәни чараларда күрәбез. Үзе аралашучан, ярдәмчел, иҗади кеше. Ул Тубыл районы, Бәек авылында туып-үскән кыз.
Үзенең эше, уңышлары турында: «Мин Полуяново мәктәбен тәмамлап, Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжында белем алдым. Халык–сәнгать иҗаты белгечлеген сайлап, «фото һәм видео» юнәлеше буенча эшли дә башладым. 2023-2024 елларны Тубыл районы мәдәният үзәгендә диплом алды практикасын үткән идем. Укуны тәмамлагач, мине монда җәмәгатьчелек белән элемтә белгече итеп эшкә алдылар. Бер ел инде бу юнәлештә хезмәт итәм. Читтән торып Мәскәү университетында укыйм. Сәнгать һәм мәдәният бүлегендә укыганда Россия күләмендә узган «Алтын каурый» иҗади бәйгесендә катнашкан идем. Анда «Иң яхшы фотография» номинациясендә 2 урынга лаек булдым. Укыган чор күңелләрдә матур, якты истәлекләр калдырды. Өлкә күләмендә узган «Студентлар язы» иҗади бәйгесендә «Медиа» номинациясендә 2 дәрәҗәдәге дипломга ия булдым», - дип сөйләде. Әле күптән түгел Төмән өлкәсенең элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Мамонтов Азалия Речаповага Рәхмәт хаты тапшырды.
Азалия Речапованың бер-берсен кабатламый торган фотосурәтләре, видеога төшергән күренешләре турында коллегалары да мактап сөйлиләр. Әңгәмәбезне дәвам итеп: «Тубыл район мәдәният һәм сәнгать үзәгендә бөтен күңелемне биреп эшлим. Безнең коллективта шундый тырыш, иҗади кешеләр хезмәт итәләр. Алар заманча, зур масштабта төрле чаралар үткәрәләр. Бу командада эшләгәнемә мин бик шатмын. Фотога төшерү белән мәктәптә укыган елларымнан мавыктым һәм максатларыма ирештем. Фотога төшерүнең үз кагыйдәләре булса да, кайвакыт күңел кушканча да эшлисең. Бүгенге көндә тормыштагы кызыклы, истәлекле вакыйгаларны фотога, видеога төшерү гадәти күренеш. Ә минем хезмәт юлым бу юнәлеш белән бәйле. Кирәкле, тормышта да файдалы яраткан һөнәрем буенча эшләргә язсын», - диде.
Аның фотосурәтләрендә - якташларыбыз тормышы, гореф-гадәтләре, мәдәни чаралар, вакыйгалар, милли костюмнарда артистлар. Азалия иҗади хезмәтендә туган ягына, кешеләргә мәхәббәт, хөрмәт чагылдырган эшләре белән танылды. Фотоларын якташлары да сокланып карыйлар. Ул социаль челтәрләрдә Тубыл районы яңалыклары турында язып, укучыларын таныштырып та бара. Өлгер, яшь, сәләтле белгечкә яңа үрләр яуларга язсын.
Римма УМИТБАЕВА.
Нет комментариев