Кызылъярда һәйкәл ачылды
Яркәү районындагы Кызылъяр авылында тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга багышланган һәйкәл ачылды.
Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее алдыннан Төмән өлкәсендә хәтерне саклау буенча зур эш алып барыла, «Бердәм Россия» партиясе «Геройлар йөзе», «Җиңү коралы», «Тарихи хәтер» һәм башка проектларны гамәлгә ашыра, аның катнашында инде өлкәдә 32 һәйкәл куелган. Шуны күздә тотып, Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Әфган сугышында катнашкан офицер Илгиз Шәрипов җитәкчелегендәге Яркәү районы активистлары төркеме РФ дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкинга мөрәҗәгать итәләр. Озак та үтми, аның ярдәме белән Кызылъяр авылында яңа һәйкәл барлыкка килә.
Тантана җирле халык, хакимият вәкилләре, укытучылар коллективы, укучылар һәм ветераннар катнашында узды. Мәрмәрдән эшләнгән яңа һәйкәлдә өч авылдан: Кызылъяр, Тәүде һәм Ульяноводан 182 фронтовикның исеме мәңгеләштерелгән. Аларның 98е сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Җирле халыкның инициатив төркеме бу якташларының һәрберсе турында мәгълүмат җыю буенча җентекле эш алып барган, бу тарихи хәтерне саклауда мөһим адым булды.
Онытылмаслык мизгел белән котлап Николай Брыкин: «Миңа Илгиз Шәрипов җитәкчелегендәге Яркәү районы активистлары төркеме янтайган һәйкәлне алыштыруны сорап мөрәҗәгать иткәч, ярдәм итмичә булдыра алмадым. Без үзебезнең геройларыбызны хәтерләгәндә генә – җиңелмәс һәм көчлебез!» - дип сөйләде. Төмән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Андрей Артюхов: «Хәзер инде ата-бабаларыгызның фамилияләрен мәрмәр плитәдә укый аласыз. Элек бу урында гади генә һәйкәл торган. Яңасын урнаштыру алдыннан өч авылда туып-үскән активистлар тарафыннан сугыш ветераннарының исем-фамилияләре генә түгел, кыска мәгълүмат та бирелгән», - диде.
Яркәү районы башлыгы Евгений Золотухин бердәмроссиялеләргә тарихны саклауга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының өлкә Советы җитәкчесе Степан Киричук: «Фронтовикларга багышланган мемориаллар бик кирәк. Югыйсә, безнең онык-нәбәрәләребезгә өлкән буынның батырлыгы турында сөйли алган нәрсә калыр?» - диде. «Төмән өлкәсе татарлары» төбәкара үзәге рәисе Зөфәр Мөхәммәдшин да яшь буынга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады: «Безнең оешма патриотизм, мәгариф, бизнес юнәлешләрендә эшли. Без һәркем өчен ачык һәм үзебездә яңа яшьләрне күрергә шат булачакбыз. Безнең ил хәзер бердәмлеккә аеруча мохтаҗ, ә без барыбыз бергә булганда көчле булачакбыз», - диде.
Сугышчылар турында мәгълүматны җыйган инициатив төркем составында Кызылъяр авылында туып-үскән Клара Гайдельшинова да бар. Аның әйтүенчә, ветераннар турында тулы мәгълүмат туплаганда активистларның бер өлеше архивларда эзләнгәннәр, бер өлеше өйдән-өйгә йөреп, туганнарыннан сорашып белешкәннәр. «Бик зур эш башкарылды, без исем-фамилияләрне генә түгел, биографик мәгълүматларны да теркәдек», - дип сөйләде. Аның үзенең дә туганнары Бөек Ватан сугышында катнашканнар, аларның исемнәре хәзер ташка уелган. Өлкән лейтенант Габдрахман Сафиуллин взвод белән командалык итә, Старая Русса янында сугыша, күзен югалта, ләкин сафка кире кайта һәм сугышуын дәвам итә. Командир һәм аның урынбасары һәлак булгач, полк белән командованиене үз өстенә ала. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.
Чара барышында яңа һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Зур булмаган концерт оештырылды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: һәйкәл ачылу тантанасында.
Нет комментариев