Күпләребезгә билгеле Урындагы башлангычларны яклау программасы республикада бишенче, районада дүртенче ел тормышка ашырыла.
Агымдагы 2020 елда да шушы программа чикләрендә Чуртанлыкүл авыл зиратын төзекләндерүне күзалладык.
Шул чарага бәйләп 2019 елның 14 ноябрендә Чуртанлыкүл авылында йомгаклау җыелышы үтте. Җыелышта район Советы секретаре Расих Акберов, проектның кураторы, район Хакимияте башлыгының финанс буенча урынбасары — территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнаштылар.
Алар проект чикләрендә узган елларда башкарылган эшләргә анализ ясадыр, яңалыклар белән таныштырдылар. Җыелышта катнашкан чуртанлыкүллеләр конкурста катнашуны hәм авыл зиратын төзекләндерүне бертавыштан хупладылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев