Хәзер барысы да төштә генә кебек. Рәхәт, матур бәхетле балачаклар иде ! Гомер-гомергә татар авыллары мичле булган. Ап-ак күлмәкләрен киеп, өйнең күрке булып, өйне бизәп, уртада әле һаман да әти салган мич утыра . Аның истәлеге булып .Һәрбер кергән кешене каршы алып, аклык-пакълек сибеп утыра бит ул мич.
Төртеп җибәргәч, утыннарның үзенә бер төрле көй чыгарып шарт-шорт килеп януы ни тора. Ә ул күмер кызуында пешкән ризыкларны күр әле син, икмәк, коймак, кабартмаларны ашап туймаслык. Каен, имән утынының ялкынын сеңдереп пешкән камыр гына шулай тәмле, хуш исле була.