Хөрмәтле дусларым! Бер атна буена минем белән булганыгыз, җырларымны тыңлаганыгыз, *лайк*ларыгыз, *класс*барыгыз, YouTube та, Инстаграмда минем каналыма язылганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Иртәгә безнең гаилә өчен хәтер көне. Сөекле әниебезне югалтуыбызга 5 ел...Кадерләп искә алабыз... Барлык гомерен хезмәт hәм җыр белән үтте. Бездән хәер-сәдака булып ирешсен, сезнең игътибарга әтием әниемә багышлап җырлаган '' Зәңгәр төймә''... Әниемнең соңгы язмасы... Урыннарның оҗмахта булсын безнең кадерле без. Син мәңгегә безнең йөрәктә. Сезнең җырны мин Әнифәмә җырлый хәзер. Тормыш дәвам итә...
Зәңгәр төймә
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Халыҡ көе
Иреннәрең — кызыл чия,
Күзләрең — зәңгәр төймә.
Гомерлеккә сөйдем сине,
Ташлап китәр бу, димә.
Зәңгәр төймәм, дип иркәләп,
Назлап кына дәшәрмен.
Сүндермә мәхәббәтеңне,
Мин көч алып яшәрмен.
Гел сиңа гына багышлыйм
Җырларымның моңлысын.
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын!..
(Җырның тексты ерлар. ru сайтынан алынды).
Бу җыр Мирсәет Сөнгәтуллин репертуарында бар