Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнары
Мәлки авылында митинг узды
Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы ала. Шул уңайдан Мәлки авылында да сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш кырында ятып калган сугышчыларның тол калган хатыннары, авыл халкы катнашында митинг үтте.
Митингны Мәлки төп мәктәбе директоры Тамара Иванова алып барды. Халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Сәлахов, авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады.
Митинг барышында мәктәп укучылары башкаруында патриотик җырлар, биюләр башкарылды, шигырьләр сөйләделәр. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы чорында яу кырында ятып калган, туган якларына кайтып, сугыш яраларыннан вафат булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Оештыручылар митингта катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.