Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.