АКСУ ТВ - Авыллар тарихы. Фәйзелхак Ислаев. Тарих фәннәре докторы.
Фәйзелхак Ислаев татар дөньясында чукындыру тарихын җентекләп өйрәнүче белгеч буларак яхшы мәгълүм. Соңгы елларда ул тагын бер зур темага – авыллар тарихын язуга алынды. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр кебек кечкенә, вак эш дип санамыйча, бу юнәлештә җиң сызганып эшләүче беренче тарих фәннәре докторы ул. Күптән түгел генә галим туган төбәге – Пермь краеның Октябрьский районындагы татар авыллары тарихын язып тәмамлады. Татарстанның Азнакай, Чирмешән районнарындагы авыллар тарихын шәрехләп берничә китап чыгарды. Хәзер хатынының туган ягы – Арча районы авылларының узмышын өйрәнә башлады. Ел башында гына Фәйзелхак ага 75 яшь тулуны билгеләп узды.
Показать еще
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше интересных видео и найти новых друзей.