Азатлык имамнар, түрәләр, мөселманнардан изге айда нинди теләк-дога кылуларын, тел тирәсендәге хәлләргә мөнәсәбәтләрен сорашты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга "Бу – безнең традиция, халык иминлек, тынычлык, республиканың һәм илебезнең үсешен тели, президентыбыз Путинга дога кыла" дип аңлатты.