Әтиемә
******
Язлар килә тагын бар дөньяга
Яңарта ул бөтен уйларны.
Хәтирәдә гуя кабатлый ул,
Синең белән узган елларны.
Зират коймасына сөялдем дә,
Сөйлим кабат сиңа серемне.
Кабер өсләрендә булган чәчәкләр,
Әти, әллә синең күзләрме?
Каеннарның салмак тирбәлүе,
Киңәшләрең булып тоела.
Тыела алмый минем күз яшләрем,
Тамчы-тамчы җиргә коела.
Әкрен генә сөртеп кабер ташын,
Алам исемеңнән тузанын.
Уйлап куям шунда яшь аралаш,
Синнән башка узган елларны.
Тик бер генә көнгә кайтып яннарыма,
Сорауларга җавап бирсәңче.
Кочагыңа алып тик бер генә
"Хәлең ничек балам" - дисәңче.
Язлар килде җиргә кабат-кабат,
Тик син генә кире кайтмассың.
"Кызым минем"- дип, беркайчан да,
Кочагыңа инде алмассың.