Предыдущая публикация
Тиздән нидер булыр шикелле.
Ни буласын һичкем алдан белми;
Әй, син, язмыш, булчы сөйкемле!
Әй, син, язмыш, бәхет, шатлык бирче
Дусларыма, якыннарыма,
Кайгы җилләреннән сакла безне,
Усал язмыш булып кагылма.
Юрган булып кышын карлар ява,
Җирне саклап салкын җилләрдән.
Тамырларын өшетмәскә яба
Язны ямьләр матур гөлләрнең.
Йөрәгемдә тынгысызлык сизеп,
Яхшылыклар өмет итәмен.
"Хәерлегә генә булсын!"- диеп,
Тик шатлыклар гына көтәмен...
Гөлсәрвәр
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1