Предыдущая публикация
Хисләр кадалып китсен.
Үчләр тотмыйк, хәерле юл —
Китәсе килгән, китсен!
Син кемнән димен лә кимсең,
Ул соң кемнәрдән өстен?
Файдасыз, ялгау өзекне —
"Бетте!"- дигәчтен, бетсен!
Ялгау өзелер яңадан,
Эзләмәсәң дә сәбәп.
Хис- тойгылар ялган булган,
Ялганлау начар гадәт!
Ялган юлларын синсезен,
Ул башка белән үтсен.
Үчләр тотмыйк, хәерле юл —
Китәсе килгән, китсен!
Раушания Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2