Нинди мәгънәләргә иядер?!?
Авыр кайгы-газап аша узып,
“Мин-бәхетле кеше”,- дияме?
Бәхет өчен безгә күп кирәкме?
Нәрсә белән кеше бәхетле?
Бизмәннәргә салып үлчәнми ул,
Сатып алып булмый бәхетне.
Мин бәхетле бүген. Туган нигез исән.
Бик яраткан минем эшем бар..
Көтеп тора мине җылы өем.
“Мин бәхетле икән, кешеләр!”
Балаларым якын, оныклар да
Тәгәрәшеп янда үсәләр..
Бар җиһанга эндәшәсем килә
“Мин бәхетле димәк, кешеләр!”
Шатлык – куанычны бүлешергә
Туганнарым янда яшиләр.
Алар миңа һәрчак терәк, кирәк.
“Мин бәхетле икән, кешеләр!”
Әнием исән. Юлга чыккан чакта,
Дога кылып, озатыр кешем бар.
Шушы түгелмени олы бәхет???
“Мин бәхетле димәк, кешеләр!”
Тормыш юлы авыр, янәшәңдә
Һич булмаса изге кешеләр.
Шөкер итеп яшим Ходаема
“Мин бәхетле икән, кешеләр!”
Гүзәлия Хамматова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев