Предыдущая публикация
Иксез-чиксез киңлек -
Гаҗәпләнми икән кем генә?
Ниләр бар соң анда -
Зәңгәр күк йөзендә -
Нинди серләр, нинди манзара...
Искитәрлек матур,
Үзе гаҗәп серле
Зәңгәр һава, ап- ак болытлар.
Яшәү көче бирә,
Якты нурын сибә
Алтын кояш, ай һәм йолдызлар.
Кояш нурларыннан
Яшәү көче ала
Җир йөзендә барча тереклек.
Көмеш айның да бар
Сихри тарту көче,
Серләре дә аның җитәрлек.
Айлы, зәңгәр төндә
Йолдызларны күзлим -
Җемелдәшеп, нурлар сибәләр...
Бөек илаһи Көч,
Синең алда -
Нинди бәләкәй без кешеләр...
Биек Күк гөмбәзе
Шундый серле үзе...
Җиде катлы, җиде йозаклы...
Шикләндерә бераз...
Сокландыра...
"Очсыз - кырыйсыз зәңгәр күк бит ул..."
Рамилә Ракипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1