Хушлаштың да китеп бардың...
– Газизә, син бу дөньяда яшәрмен күк дип яшисеңме? Мин бер дә яшәрмен күк димим.
Ахирәте Нәфиганең әлеге сүзләреннән Газизәнең гәүдәсе буйлап «каз тәне» йөгерде.
– Нишләп алай дисең, Нәфига?
Ишегалдында тавык чистартып маташкан Нәфига, калтыранган кулларын иңендәге тастымалга сөртә-сөртә көч-хәл белән турайды да, билен уа-уа:
– Бүген бар, иртәгә юк бит кеше, – диде.
– Минем башыма да кергәне юк ул турыда. Әни нинди авыр тормыш юлы кичереп тә, сиксәнгә кадәр яшәде. Нүжәли шул яшькә җитеп булмас? Бик рәхәт бит әле тормышлар.
– И-и-и, аптырап әйтәм инде, йокыдан торганда кайсы көнне чак гәүдәмне җыйнап алам. Әле тегеннән төртә, әле моннан килеп чыга авырту. Йөреп киткәч, языласың инде үзе. Бер дә кызык түгел бит алай сыкрап, сыктап яшәү. Кайсы көнне үтереп эчем поша, үземне кая куярга белмим.
Нәфига белән Газизә ничә еллар колхоз идарәсендә бергә эшләделәр. Икесенең дә җыр-моңга мөкиббән булулары берләштердеме, җеннәре килеште – якын дус, сердәшкә әйләнделәр. Нәфиганың малае белән Газизәнең кызы яшьтәшләр иде. Дүртенче класста икесен бер партага утырттылар, җитмәсә. Шуннан соң ике ахирәт, шаяртып, бер-берсен «кодагый» дип йөри башлаганнар иде. Тик уку елы ахырында Нәфиганың улы Рәис һәм тагын бер иптәш малае, күрше авылга Сабантуйга барган җирләрендә автобус эчендә калып, янып үлделәр. Бу тетрәндергеч вакыйга Нәфиганың йөрәгенә бик каты бәрде, аның инде болай да бала хәсрәте кичергәне бар иде: бердәнбер кызы Рәйсә кечкенә чагында вафат булды. Өрлектәй биш ул үстереп, алары бик матур гомер кичерсә дә, бала хәсрәте эзсез калмый шул: Нәфига бик таушалды, еш кына йөрәк өянәге тота, куллары калтырый. Газизә, Нәфиганы җәлләгәнен йөзенә чыгармаска тырышып, көр тавыш белән:
– Булмаганны сөйләп торма инде, Нәфига! Ничек кызык булмасын инде бу дөньяларда яшәве! Карале, теге «ишелмәсме таулар, икебез дә моңсулар» дигән җырның сүзләре ничек әле? Беркөнне радиодан тагын ишеттем, отып калып булмады, теге юлы син ул җырны җырлап та күрсәткән идең.
– Хушлаштың да китеп бардың, аерылу авыр бит...
– Әйе, искә төште...
Нәфига белән Газизә әлеге җырны җырлый башладылар. Бу ике хатынның моңын талгын җил ишегалдыннан алып китеп, бакча якларына таратты, аларга агач яфраклары лепердәп кул чапты.
Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит.
Күзләреңнең нурын йөрәгемә алыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит...
Моң тәэсирендә бераз гына тын тордылар да, берьюлы икәүләшеп көлеп җибәрделәр.
– Кара әле, – дип як-ягына каранды Нәфига. – Кеше ишетсә, бу әбиләр тилергән мәллә, көпә-көндез авыз күтәреп җырлап торалар димәсеннәр тагын.
– Җырлауның бер гөнаһсын да күрмим мин. Җыр бит ул күңелне нечкәртә, кәефне күтәрә, сагышны баса.
– Әйе шул, дөрес әйтәсең! – Нәфиганың күзләре балкый иде. – И Газизәкәем, кайлардан белеп кердең! Яшиселәр килеп китте! Син кешене тынычландыра беләсең инде, – дип ахирәтен кочаклап ук алды.
– Син алай күңелең төшкәндә догалар да укы. Менә мин шулар белән күңелемә тынычлык табам. Сиңа да «Көн саен кирәкле догалар» дигән китапны бирергә кергән идем әле. Менә монысы – «Намаз уку кагыйдәләре». Намазга бас син дә, Нәфига. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, үзең үк тоярсың.
– Басасы ие лә. Догаларын ятлап бетереп булса инде, хәзер хәтере генә саекты шул.
– Теләк булса – була, ник булмасын. Ярар, мин китим инде. Кызыма төшеп барыш. Бакча артыгыздан гына китим әле. Хәзергә сау бул булып тор.
Бакча кырыеннан тиз-тиз атлап, җиңел хәрәкәтләр белән йөзеп кенә китеп барган ахирәте артыннан сокланып карап калды Нәфига. «Күз тимәсен, кызлар кебек шул әле син, бер дә үзгәрмисең». Менә кура җиләге куаклары артыннан Газизәнең ак яулыклы башы гына күренә башлады, аннары артка таба киң итеп бәйләгән яулыгы җилфердәп кенә алды да, ул урында ак каурый болыт кына асылынып калды.
– Тукта, дустым, сабыр ит...
Нәфига тел очына эленеп калган җыр сүзләрен кабатлап өенә атлады.
...Кызларында озак юанмады Газизә. Алар иртәгә кунакка барырга җыеналар. Олы кызы Кадриянең туган көне – юбилее. Алар артыннан биреп җибәрергә дип күчтәнәчләр алып төшкән иде ул. Бик кыстагач, бер чокыр чәй генә эчте дә:
– Килен эштән кайтканчы аш та куясым бар, аннары балаларны бакчадан алыр вакыт җитә, – дип ашыгып, кайту юлына чыкты.
Олы юлга чыкмыйча, болыннан, су буйлатып кына кайтырга ниятләп, каршыдагы больница бакчасына юнәлде. Бакча уртасыннан салынган тар сукмак буенча үтеп, бакча артларыннан болынга чыкты.
– Чү! Кәккүк кычкыра түгелме?
Газизә шып туктап тыңлый башлады. Кәккүк тавышы бик сирәк ишетелгәнгәме, бервакытта да бу тавышка битараф кала алганы юк. Нишләптер, жәлли ул бу кошны. Тавышы күңелдә ниндидер сагыш, моң уята. Баласын ташлап киткән аналарны күкегә тиңләсәләр дә, Газизә алай уйламый. Баласын утырып чыгарырга тән температурасы җитми күкенең, дип ишеткәне бар аның. Шуңа күрә ул йомыркасын чит ояга салып китәргә мәҗбүр. Нәселен ничек тә дәвам итү максатыннан эшли бит ул аны. Үзәк өзгеч моңлы тавышы – балаларын юксынып, аларны эзләве, чакыруыдыр инде ул мескеннең.
Кәккүк синең ничә ел яшисеңне саный дигәннәренә дә ышанмый Газизә. Бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле инде безгә күпме гомер бирелгәне. Шулай да, Газизә бу юлы, нишләптер, күке тавышын саныйсы итте: «Бер, ике, өч...»
Әй, бик әз булды бит бу! Өч ел, өч ай, өч көн... Үз уйларыннан Газизә әллә нишләп китте. «Уф, әстәгъфирулла! Бу башка әллә нинди тиле уйлар килә кайчак». Адымын тизләтеп алга бара гына башлаган иде, күзе үлән арасында кызарып, «өзеп ал мине» дигәндәй ымсындырып торган җиләккә төште. Инде җиләк вакыты узып баруга карамастан, кып-кызыл булып пешкән җиләкне авызына кабар алдыннан: «Җир җиләге ачы була, ачы була, / Үз вакытында пешмәсә шул, пешмәсә», – дип җырлап куйды. Аның һәр очракка диярлек җырлап куя торган җырлары бар. Берәр җиргә чыгып китәсе булса: «Киттек Сәрвәрне эзләргә, / Артыннан калмый күзләргә», – дип, «Наемщик» драмасындагы җырны сузып җибәрә. Ә инде хәл белергә барса, ишектән керешли үк: «Талда яфрак, бездә сагыну, / Сездә нинди хәлләр бар?» – дип җырлап җибәрергә мөмкин. Ашыктырганны бер дә яратмаганга күрә, кабалана башласалар: «Әкрен кирәк, ипләп кирәк, / Ишетергә сандугач сайрауларын», – дип тынычландыра.
Газизә җиләкне авызына китереп, бермәл ләззәтләнеп торды да, кабып җибәрде. Җиләк искиткеч тәмле, баллы иде. Куллары үзеннән-үзе җиләк сабакларына үрелде. «Кайткач, тәмләп чәйгә салып эчәрбез әле, балаларга да каптырырмын», – дип, җиләк җыя башлады. Аннары гына исенә килеп, «Һай, җиләк күрдем дип, соңга калмыйм тагын», – дип, җиләкләргә карамаска тырышып, адымын кызулатты.
Атау тавына җиткәндә ул тагын тукталды. Авыл ягыннан моңлы азан тавышы ишетелә иде. Азан тавышы! Ничә елдан соң әйләнеп кайткан, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган сихри аһәң ул! Газизә, дөньясын онытып, азанның һәр авазын йөрәге аша үткәреп, тыңлап торды. «Тукта, икенде вакытына кергәнбез ләбаса! Әле тәһарәтем дә бозылмаган, шушында гына укып алыйм әле намазымны».
Өстендәге жилетын салып, намазлык итеп җәйде дә, намаз укый башлады. Беренче рәкагатьне укып бетереп торып баскач, күзе үзеннән-үзе каршысында җәйрәп яткан матурлыкка төште. Газизә басып торган тау башы, әйтерсең, күк белән тоташкан иде, зәңгәрсу күктә тибрәнеп торган ак болытлар аның янәшәсендә генә. Ул хәтта шул болытлар арасында фәрештәләрне шәйләгән күк булды, җиңелчә исеп киткән җил аларның баштан сыйпап узуы төсле тоелды, күңеленә әйтеп бетермәслек рәхәтлек, нур иңде. Калган рәкагатьләрне тагын да дәртләнебрәк, һәр аятьне җиренә җиткерергә тырышып укыды. Намаз соңында кулларын күтәреп дога кылды:
– Йә Раббым! Балаларыма тәүфыйк бир! Эшләрен уң кыл, кеше күзләренә мәхәббәтле кыл! Иманлы, туры юлга бастыр! Йә Раббым, йә Раббым, йә Раббым, балаларымны ташлама!
Газизә биш бармагыдай һәр баласын күз алдына китереп, һәркайсына теләк теләде. Аның теләкләре шулкадәр ихлас һәм йөрәк түреннән иде, күңел чишмәсе тулып ташыды, бите буйлап үзеннән-үзе күз яшьләре акты. Бүген җомга көне икәне исенә килеп, әрвахларга да дога кылырга онытмады.
Намаз укып бетергәч тә, сихерләнгән кебек тирә-ягына сокланып утырды. Күр инде бу матурлыкны! Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән барлыкка килгән бит. Бар нәрсә шулкадәр камил һәм төгәл, һәркайсының үз урыны, үз вазыйфасы. Күзе каршысында гына үсеп утырган чәчәккә төште. Шушы кечкенә алсу чәчәкне ул «сандугач теле» дип йөртә. Гел очрап тормый әле ул. Газизә аңа очраган саен сокланмый булдыра алмый, өзәргә дә жәлли хәтта. Аннары күзен ераккарак, Сәрки болынына күчерде. Җәйнең иң матур, табигатьнең иң рәхәт чигеп утырган чоры иде бу. «Мәликә апаны ияртеп, ничек тә мунча себеркесенә барып кайтырга кирәк», – дип уйлап куйды ул, мондый матурлыкны күңеленә сыйдырып бетерә алмыйча. Алар шулай ел саен каршы таудагы каенлыкка себерке җыярга баралар. Иркенләп, үзләре әйтмешли, «көн алып», һәр очраган матурлыкка сокланып, кош тавышлары тыңлап, дару үләннәре җыеп, каенның да ботакларын «агач, рәнҗи күрмә безгә», дип, догалар укый-укый гына сирәкләп алып, йөреп кайталар. Хәзер нәкъ вакыты икән ләбаса. Юкә чәчәк атканда байтак кына юкә себеркесе бәйләп куйды инде ул. Ә каенныкы үзенә бер хуш исле, арасына бераз бөтнек тә кушсаң, чабынганда бөтен тәнеңә сихәт аласың.
Күңеленә искиткеч тынычлык, рәхәтлек тулган Газизә, ашыкмыйча гына алга атлады. «Кибеткә бик тәмле тозлы балык кайткан дигәннәр иде, кайтышлый кереп алырмын да, ярып кына бәрәңге пешерермен әле. Тиз дә булыр, ансат та. Ашны болай да көн саен ашыйбыз», – дип ниятләде.
Тау кырые буйлап килеп, Газизә су буена төште, аннары чишмәгә юнәлде. Чишмә... Үзләренең чишмәсе! Кайчандыр тешне шыгырдатырлык салкын суы белән йөрәк ялкыннарын баскан, Газизәнең иң тирән серләрен дә берсүзсез тыңлап, читкә түкми-чәчми елга буйлап агызган чишмә... Газизәнең тагын күңеле тулып китте. Аларның өе шушы чишмәдән бераз өстәрәк кенә иде. Улы тугач, нәнәсен көчкә күндереп, үзләренә алып менде Газизә. Үзенең кайнанасы вафат булгач, балаларны карарга кеше кирәк, картаймыш көнеңдә син дә ялгыз булмассың, дип бик каты үгетләгәч кенә риза булды Минзифа карчык. Өе дә яңа иде әле. Тик нишлисең, кызы колхоз кәнсәләрендә эштә, кайтып керә алмый, балаларны көн саен монда өстерәп төшеп тә булмый.
Чишмә буенда шаулап бөтнек үсеп утыра. Аларның хуш исе әллә кайларга хәтле таралган. Газизә, тамырларын өзмим тагын дия-дия, байтак бөтнек җыйды. Аннары тыкрык буйлап урамга менде дә кибеткә юнәлде.
– И Газизә апа, нинди тәмле хуш ис алып кердең кибеткә! Миңа да беразын бир әле, кайткач чәй ясап эчәргә.
Кибетче Ольга, иелә-иелә, бөтнекне иснәде.
– Мә, мә, күпме кирәк ал, – дип, Газизә кулындагы бөтнеген Ольгага сузды.
– Һай, Газизә апа, синең кадәр кеше булмас инде. Берәү булса, бакча башыңда гына бит, төш тә җый, син әле яшь кеше дияр иде. Бигрәк ыштансыз инде син! –диде көлеп, аларны тыңлап торган Әлфия.
– Үземә тагын җыярмын әле, бар бит ул, акчага сатып алмаган. Әле беркөнне стансада автобус көткәндә дә шул сүзне әйттеләр миңа. Бикмәмәт Харисы бер кочак ипи күтәргән, ипиләре төшеп китмәсен дип, тегеләй итә, болай итә. Минем пакетта бер-ике генә әйбер иде, аларны бушатып, кулыма тоттым да, пакетны аңа суздым, «Мә, ал, автобустан төшкәч тә байтак кайтасың бар әле», – дидем. Бу хәлне карап торган Бәдри Зөһрәсе нәкъ синең шикелле: «Кирәк дисәләр, ыштаныңны да салып бирерсең син, Газизә апа», – ди. «Бирәм, мин әйтәм, ник бирмәскә, син бит кунакка кайтучы, дидем». Көлде инде рәхәтләнеп.
– Рәхмәт инде сиңа, Газизә апа, йөргән аякларыңа савап булсын. Бөтнек тау астында гына булса да, анда төшеп йөрергә вакыты юк бит әле. Эш беткәч, тизрәк өйгә чабасы, анда мең төрле мәшәкать. Мә, беразын кире бирим әле, миңа бу кадәр үк кирәкми, кайткач чәй эчәрсең үзең дә – дип, Ольга бөтнекнең яртысын кире сузды.
– Кара, карбыз да бар түгелме соң? – диде Газизә, балык үлчәтеп алганнан соң. – Шулкадәр нәфсем төшеп тора иде әле карбызга.
Кибеттән чыкканда каршысына балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Мәүлиха очрады.
– Безнең балалар үзләре генә калды микән инде бакчада? Һич оешып кайтып җитә алмыйм, – диде.
– Әтиләре әллә кайчан алып китте инде. Бакчада уйнаганда күреп алдылар да, аннан калмадылар.
– И-и-и, бигрәк әйбәт булган! Бу әйберләр белән ничек барасы инде дип уйлап тора идем әле, – дип, Газизә өенә ашыкты.
Карбыз искиткеч тәмле булып чыкты. Ашап туйгач, калганын суыткычка тыгып куйдылар. Икенче көнне, мунчалар кереп чыккач, Газизәнең тагын карбызга нәфесе төште. Өйдәгеләр инде кайсы кая таралышкан, балалар йоклап киткән иде, берүзе карбыз кисеп ашады. «Чыннан да, кар-боз булган бу, балаларга җылытмыйча бирмәскә кирәк», дигән уйлар белән салкын карбызны нәфселәнеп капты да капты. Бигрәк тә баллы, бигрәк тә татлы иде шул Газизәне аяусыз күрәчәгенә алып баручы бу ризык!
Камәрия ВАФИНА
#укы
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 16