Предыдущая публикация
Дога белән җанны пакълаек.
Авыр уйлар төшсен коелышып,
Җаныбызга чүп-чар җыймаек!
Тәкәбберлек, ачу, үпкәләүләр
Кимерә бит эчтән кешене.
Ходай үзе безне кичергәнне -
Гафу итмәү бәндә эшеме?!
Юган чакта дога-теләк белән
Агып китә рәнҗеш-үпкәләр.
Урынына сафлык, сөю килә,
Җиңеләеп кала күңелләр.
Бәхет тула. Бәхет булган җирдә
Мәхәббәт һәм шатлык ярала.
Ни таратсаң - шуны кайта диләр,
Тирә-яктан уңыш тартыла...
Күз яшьләре җанны яндырганда
Сыенаек әле Ходайга!
Агу булып түгел, дару булып
Кайтсын сынау безнең дөньяга...
Светлана Насыйрова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев