Ул катлаулымыни шулкадәр?
Яхшылыкны яхшы диеп беләм.
Башкасыннан, гафу: бихәбәр.
Начарлыкны начар диеп кенә,
Кара төстә диеп мин беләм.
Буталмыйлар алар, көннәр дә бит
Чиратлашып килә төн белән.
Ак һәм кара. Ничек болгатсаң да,
Булмас яшел, булмас кып – кызыл,
Сорыланыр гына. Кара җиңәр,
Күбрәк салып куйсаң, кызыгып.
Шуны белгән ак төс аннан качар
Я өстендә торыр, тап булып.
Яхшылыкка Җирдә урын җитәр,
Гафу: ялгыш булсам бу юлы.
Начарлыкка да Җир бик тар түгел,
Күңел - шәйтан… ачык ишеге.
Ничек аңламыйм ди бу тормышны:
Ул бит - минем җырның бишеге.
Күңелдәге якты хисләремнең,
Теләкләрнең затлы оясы.
Карасына урын аз калсын дип,
Яктыларын күпләп җыясы!
Аңламыйсың бу тормышны, диләр:
Ул катлаулымыни шулкадәр?
Сез хаклыдыр... Начарлыкны онытам...
Яхшылыктан кайчак бихәбәр.
Рифә Рахман
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1